Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге матур бәйрәм

Узган атнада район педагогларын хөрмәтләделәр – район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Ул шаян видеороликлар караудан башланды, алар укытучыларны һәм тәрбиячеләрне бәйрәм атмосферасына җәлеп итте, чара мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре башкаруындагы вальс белән дәвам итте.
– Гаилә елында традицион һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова. - Бездә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшләүче гаиләләр күп, ә бу номерда өч пар – Рудник мәктәбеннән Гарифуллиннар, Кама Тамагы татар мәктәбеннән Айсиннар һәм Кама Тамагы балалар бакчасыннан Моталиповлар катнашты.
Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов котлады. 
– Бүгенге көндә укытучының хезмәте белем бирү белән генә чикләнми. Бу беренче чиратта кече Ватаныбыз патриотларын, районыбызны үстерәчәк кешеләрне, яңа буынны тәрбияләү. Ә моның өчен зур белемнәргә, заманча күнекмәләргә ия булу кирәк. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. 
Наил Альберт улы районның 24 педагогына Мактау грамоталары тапшырды.
Мәгариф идарәсе җитәк- чесе Елена Гыймадиева хезмәттәшләренә җылы котлау сүзләре җиткерде һәм район педагогларына ведомство грамоталарын тапшырды.
«Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм үзенең шәкертләре белән Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Самкова бәйрәмне матур чыгышлары белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев