Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коткару эшләре тәмамланды

23 ноябрьдә ЦУКС диспетчерлык пунктына Лаеш районыныж Атабай авылы янында Камада балыкчыларны боз алып китүе хакында хәбәр алына. Алдан хәбәр итүләренчә, боз өстендә 50-80 кеше булу мөмкинлеге әйтелә. Фаҗига урынына беренчеләрдән булып Ташкирмән авылынада урнашкан Хивус-: һәм Казаннан Хивус-10 килеп җитә. Россия МЧСының МИ-8 вертолеты әзерлек сызыгына куела. Балыкчыларны коткару...

23 ноябрьдә ЦУКС диспетчерлык пунктына Лаеш районыныж Атабай авылы янында Камада балыкчыларны боз алып китүе хакында хәбәр алына.

Алдан хәбәр итүләренчә, боз өстендә 50-80 кеше булу мөмкинлеге әйтелә. Фаҗига урынына беренчеләрдән булып Ташкирмән авылынада урнашкан Хивус-: һәм Казаннан Хивус-10 килеп җитә. Россия МЧСының МИ-8 вертолеты әзерлек сызыгына куела. Балыкчыларны коткару өчен 47 кеше составындагы коткаручылар төркеме, 7 берәмлек техника җәлеп ителә. ТРда Россия МЧСы хәбәр итүенчә 23 ноябрьдә 13.40 сәгатьтә ЦУКС дежурс сменасына МВД хезмәткәрләреннән Лаеш торак пункты янында Камада 40 балыкчыны боз алып китүе турында хәбәр алына. 14.10 сәгатькә кырык балыкчыдан 8се ярга чыгарыла. Коткару эшендә МЧСның МИ-8 вертолеты катнаша. Коткару эшендә исә Лаеш янгны сагы гарнизонының оператив төркеме, ТРда РФ МЧС ГУ, янгын сүндерүчеләр, "Хивус" һава мендәрендәге коткару судносы коткаручылары катнаша. 14.55 сәгатькә тагын 47 балыкчы ярга чыгарыла. Ә инде 15.10 сәгатькә Атабай авылында коткару эшләре тулысынча тәмамлана. ягъни барлык 79 балыкчы да боз өстеннән ярга чыгарыда,зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев