Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Котельняларның кышка әзерлеге

Бүген торак фонд һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны җылыту сезонына әзерләү тулы көченә бара. Район коммуналь комплексы котельняларында җылыту сезонына 5 казан алыштырылачак. Куйбышев Затонда авария хәлендәге күпфатирлы 6 йорт өчен квартал котельнясында су җылыту казаны куелачак. Шулай ук күпфатирлы ике йорт-тулай торакта тышкы яктан ике казан куелачак. Кама Тамагындагы ике...

Бүген торак фонд һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны җылыту сезонына әзерләү тулы көченә бара.

Район коммуналь комплексы котельняларында җылыту сезонына 5 казан алыштырылачак. Куйбышев Затонда авария хәлендәге күпфатирлы 6 йорт өчен квартал котельнясында су җылыту казаны куелачак. Шулай ук күпфатирлы ике йорт-тулай торакта тышкы яктан ике казан куелачак. Кама Тамагындагы ике котельняда берәр яңа казан куелачак, бер котельняда иске ике казан алыштырылачак.Социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларның күпчелеге җылыту сезонына әзер. Куйбышев Затондагы Столяров исемендге ДКга блок котельнясы куелган. Бинага газүтәкргеч салынган, Гостехнадзорга күрсәтүөчен техник документ әзерләнә. Елгачылар поселогында шулай ук урта мәктәп һәм балалар бакчасы блок котельнясы белән җылытылачак. Кадет мәктәп-интернатында да җылыту сезонына әзерлек эше алып барыла. Иске Барыш һәм Тәмте мәдәният йортларында казаннар ремонтланачак, калган СДКлар көзге-кышкы җылыту сезонына әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев