Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кошлар биеклегеннән

Кама Тамагы штпдагы бәйрәм турындагы видеоны интернеттан караучылар өстән төшерелгән күренешләр белән хозурлангандыр. Бу матурлыкны күрү авиамодельләр белән мавыгучы инженер Андрей Серебряков тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул ике елдан артык Затон урта мәктәбендә авиамодельләр түгәрәген җитәкли. Ул үзе Омсктан, очучылар династиясеннән. Гаилә династиясен саклап кала алмаса да, күккә карата мәхәббәт...

Кама Тамагы штпдагы бәйрәм турындагы видеоны интернеттан караучылар өстән төшерелгән күренешләр белән хозурлангандыр.

Бу матурлыкны күрү авиамодельләр белән мавыгучы инженер Андрей Серебряков тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул ике елдан артык Затон урта мәктәбендә авиамодельләр түгәрәген җитәкли. Ул үзе Омсктан, очучылар династиясеннән. Гаилә династиясен саклап кала алмаса да, күккә карата мәхәббәт сакланып калган. Нәкъ менә ул ясаган модельдән тантана өстән төшерелде. Ә кичен мәктәп күле янында самолет очыру тамашачылар игътибарын үзенә җәлеп итте. Шушы мавыктыргыч тамашадан соң күпләр физика һәм электроника белән кызыксыныр һәм инженер, констркутор һөнәрләрен сайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев