Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан гаете — рәхмәт, мәрхәмәт, шәфкатьлелек бәйрәме + ФОТО

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Шушы бәйрәм уңаеннан, 25 сентябрь көнне Каратал авылы мәдәният йортында корбан ашы үткәрелде. Бәйрәмне үткәрү өчен Зиннәтов Илдар Хәйдәр улы Корбан чалдырды. "Хәйруллинның хәйрия фонды", Фәйзуллин Җәүдәт, Сибгатуллин Рашат, Сөләйманов Шамил, Яруллина Талияләр дә, чараны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертте....

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Шушы бәйрәм уңаеннан, 25 сентябрь көнне Каратал авылы мәдәният йортында корбан ашы үткәрелде. Бәйрәмне үткәрү өчен Зиннәтов Илдар Хәйдәр улы Корбан чалдырды. "Хәйруллинның хәйрия фонды", Фәйзуллин Җәүдәт, Сибгатуллин Рашат, Сөләйманов Шамил, Яруллина Талияләр дә, чараны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертте. Мәҗлесне авыл җирлеге башлыгы Сәгьдиев Ильдус Хатип улы ачып җибәрде һәм сүзне Фәйзуллин Җәүдәт Талип улына бирде, ул Корбан чалу-Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, ахирәт хәстәрлеге икәнлеген аңлатып, вәгазьләр сөйләде. Корбан ашыннан, өстәлдәге сый - нигьмәтләрдән авыз иткәч, ирләр җомга намазына дип таралышталар.

Алардан сон корбан ашына хатын кызлар җыелды. Мәҗлесне Камәрия апа Сөләйманова алып барды. Илебез, районыбыз, авылыбыз, һәр йорт иминлеге, исәнлек-саулыгыбыз өчен, гаиләләр таркалмасын, балаларыбыз миһербанлы, игелекле булсын дип, барлык йолаларына туры китереп теләкләр теләде.

Каратал авылында үткәрелгән, Корбан мәҗлесе өлкән, урта һәм яшь буынны бергә берләштерде. Өлкәннәрнең күзләрендә яшьләр булса, урта буын уйланды, ә яшьләргә исә бу үрнәк алырлык тәҗрибә булды. Авыл халкы пешекчеләргә (Яруллина Талия, Сөләйманова Дамирә) рәхмәт әйтеп, корбан ашының кабул булуына теләкләрен юллады. Аллаһы ризалыгын өмет итеп башкарган авылдашларыбызның изге гамәлләрен Раббыбыз кабул итеп, әҗер-савапларын күп итеп бирсен, дигән теләктә калабыз.

Иманлы кешеләребез тагын да күбрәк булып, биргән куллар да, алган куллар да шөкердә булса иде.

Алсинә Зиннәтуллина-Иске Казиле авыл җирлеге сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев