Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көннәр матур торганда

Августта яуган яңгырлар авыл хезмәтчәннәренә эшләргә комачауласа, сентябрь җылы көннәре белән кинәндерә.

Район кырларында авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыю дәвам итә.

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ безнең районда бөртеклеләрне тулысынча җыеп бетерде. Ике районны үз эченә алган бүлекчәдә уҗым бодае 11,1 мең гектар мәйданда җыелган, уртача уңыш гектардан 31 центнер тәшкил итә. Сабан бодае барлык мәйданның 90 процентында җыелган, Югары Осланда зур булмаган кырлар калган, анда урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Уртача уңдырышлылык – 43 ц/га, кайбер кырларда ул 56 ц/га кадәр җиткән.

Бүген механизаторлар рапс җыю белән мәшгуль. 12 мең гектардагы рапс 4600 гектар мәйданда җыеп алынган, уңдырышлылык – 21 ц/га, бу шактый югары күрсәткеч.

– Кызганыч, барлык рапс кырлары да урып-җыюга әзер түгел, ә вакыт бара, шуңа күрә без, өлгерүне тизләтү һәм басуларны чүп үләннәренә каршы эшкәртү өчен, урып-җыю белән беррәттән рапс һәм көнбагыш десикациясен дә үткәрәбез, – дип хәбәр итте газетага авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Александр Карасев. - Башта борчак җыйдык, 3570 тонна яхшы уңыш җыеп алынды, ул гектардан 21 центнерны тәшкил итте. Бүген көнгә барлык борчак экспортка җибәрелде.

Быел без беренче тапкыр 200 гектарда соя чәчтек, ул 1,7 ц/га уңыш бирде, бу – безнең Краснодардагы филиалдагыдан шактый күбрәк. Югары Осланда шулай ук 2300 гектарда майлы җитен чәчтек. Аны урып-җыюга әле керешмәдек.

Олы Салтык ашлык киптерү комплексы тулы куәтенә эшли. Монда без рапсны, ә Мәйдандагы ашлык киптерү комплексында бодайны эшкәртеп бетерәбез.

Урып-җыюда 42 комбайн һәм бик күп ялланган техника эшли, чөнки уңыш яхшы, ә без ашлыкны кырдан ташып кына калмыйбыз, эшкәртеп бетергәннән соң, аны алга таба сату өчен Зөягә җибәрәбез. Һава торышы әйбәт, шуңа күрә урып-җыюны югалтуларсыз тәмамларбыз дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев