Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конкурска йомгак ясалды

2012 елның 14 декабреннән агымдагы елның 18 гыйнварына кадәр кышкы каникулда балаларның куркынычсызлыгын арттыру, сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында муниципаль район мәгариф учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булам" балалар рәсемнәре республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Затон, Иске Казиле, Тәмте, Рудник,...

2012 елның 14 декабреннән агымдагы елның 18 гыйнварына кадәр кышкы каникулда балаларның куркынычсызлыгын арттыру, сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында муниципаль район мәгариф учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булам" балалар рәсемнәре республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.
Конкурста Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Затон, Иске Казиле, Тәмте, Рудник, Олы Кариле, Сөйки, Олы Салтык урта мәктәпләре, Кирельск, Келәнче, Балтач, Красновидово төп, Кыртапа, Иске Барыш башлангыч мәктәпләре катнашты. Конкурс комиссиясе эшләрне тикшереп, аларга бәя бирде. Тәкъдим ителгән эшләрдән җиңүчеләр билгеләнде.
1-2 сыйныф укучылары арасында I урын Олы Кариле урта мәктәбеннән Карина Фәтхуллина, II урын Сөйки урта мәктәбеннән Артур Борнашевка, III урын Рудник урта мәктәбеннән Руслана Миңнегалиевага бирелде.
3-4 сыйныф укучылары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында Келәнче төп мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Илсинә Билалова, II урында Иске Барыш башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язилә Габидуллина, III урында Тәмте урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Иван Алексеев.
Конкурста актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнделәр: Олы Салтык урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Илдан Талипов, Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Альфред Кәлимуллин (I сыйныф), Виктория Филягина (2 сыйныф), Красновидово төп мәктәбе укучылары Андрей Циплин (I сыйныф), Маргарита Лубягина (3 сыйныф), Иске Казиле урта мәктәбе укучылары Илфария Мөхәммәдуллина (4 сыйныф), Эльвина Насыйбуллина (4 сыйныф), Кыртапа башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Илүзә Вәлиева, Кирельск төп мәктәбе укучылары Александр Журавлев (3 сыйныф), Анжелика Щукина (1 сыйныф); Затон урта мәктәбе укучылары Ирина Компаненко (4 сыйныф), Антонина Забродина (4 сыйныф), Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары Илзирә Вәлиева (4 сыйныф), Әдилә Сафина (1сыйныф). Конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләрнең эшләре конкурсны дәвам итү өчен "ТРда Россия МЧС кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге" ФКУга җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев