Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көн тәртибендә – төзекләндерү

РФ Дәүләт Думасы депутаты поселокта яшәүчеләр белән очрашты һәм төзелеш мәйданчыгында булды.

Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилинның районга сәфәре белән башланды.

Максим Анатольевич райондагы эшен гражданнар кабул итүдән башлады. Районда яшәүчеләр кабул ителүгә алдан язылды, алар депутатка Кама Тамагындагы обелискны ремонтлауда ярдәм күрсәтүен, Кама Тамагы поселогына «Үзара салым» программасын кайтаруны сорап һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.

Аннары депутат төзелеш мәйданчыгында булды. Исегезгә төшерәбез, район үзәгендә ябык футбол манежы төзелә. «Главстрой ТР» ДБУ – төзелешнең заказчысы, «Алтын Групп» СК ҖЧҖ – генераль подрядчы. Субподрядчы – “Вип-СТРОЙ” ҖЧҖ. Спорт объектын файдалануга тапшыру быел август аена билгеләнгән. Март уртасында подрядчылар мәйданны кардан чистартып, койма урнаштырачаклар. Хәзерге вакытта нигез төзелеше буенча эшләр алып барыла.

Максим Топилин район башлыгы Наил Вазыйхов һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Барҗанов белән бергә төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Төзүчеләр билгеләп үткәнчә, алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, эш өзеклекләрсез бара һәм график үтәлер дип ышаналар.

Максим Анатольевич бу юлы да ярны ныгыту буенча эшләр тәмамланган Идел ярына килде. Мул карлы кыш һәм рөхсәтсез уздырылган җир эшләре туфракның җитди ишелү процессына сәбәп булган. Причалдан Южная Околицага кадәр туфракның күчеше күзәтелә. Кайбер урыннарда ишелү бик зур, грунт массасы елгага кадәр күчкән.

Максим Топилин мобилизация- ләнгән Петр Шулаев гаиләсендә булды. Күптән түгел бу гаиләдә өченче бала туган, әтисе әле аны күрмәгән. Татьяна Шулаева Затон мәктәбендә эшли һәм депутатка уку йортына кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать итте. Мәктәптәге кечкенә генә спорт залында теләгән һәркемгә спорт белән шөгыльләнергә урын җитми. Поселокка мәктәп укучыларына да, яшьләргә дә ачык булган, бөтен сезонга да яраклы спорт объекты кирәк. 

Депутатның эш графигындагы соңгы объект Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ булды. Предприятие заманча слип төзелешен планлаштыра, ул ремонт эшләре күләмен шактый арттырачак.

Максим Топилин очрашу барышында яңгыраган барлык мәсьәләләрне игътибарга алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев