Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коллективның ышанычлы терәге

«Бэркут» автотранспорт предприятиесенең зур һәм тату коллективында эшләүче Наталья Сычева белән Светлана Володягина ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Наталья Сычева гомере буе бухгалтер булып эшли.

- Мин балачактан бухгалтер булырга хыялландым, гел исәпләргә, саннар белән эш итәргә ярата идем. Шулай килеп чыкты да – балачак хыялым тормышка ашты, дөрес, балачакта мин моның бик җаваплы эш икәнен белми идем. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләдем, транспорт предприятиесендә дүртенче ел гына эшлим. Шулай да бу вакыт эчендә ияләшергә өлгердем. Коллективыбыз тату. Биредә эшләүче ир-атлар беркайчан да йөзгә кызыллык китерми, шуңа күрә монда эшләү бик уңайлы.

Светлана Володягина Антоновка авылында туып үскән.

- Мин озак еллар Казанда шулай ук транспорт тармагында коммерция ревизоры булып эшләдем. Аннары ирем белән районга күченеп кайтырга булдык. Соңгы сигез елда мин АТП диспетчеры кассиры булып эшлим. Эш миңа таныш һәм бик ошый. Коллективыбыз, чыннан да, бик ышанычлы, җитәкчебез игътибарлы, ул беркем турында да онытмый.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкарма комитет җитәкчесе Ринат Заһидуллин хатын-кызларга министр имзасы куелган Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев