Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кол-Шәрифтә кунакта

Алтын көз җитте. Бакчалар бушый башлады. Шуңа бәйле рәвештә безнең дә эш-мәшәкатьләр кими төште. Яз башында ук хыялланган уебызны чынга ашырып, мәчет каршында гарәпчә укырга йөрүче хатын-кыз пенсионерлар, бергә җыелышып, Казанга барып, Кол-Шәриф мәчетен карап-күреп кайттык. Сәяхәтебез бик тә күңелле булды. Барысы да уң килеп кенә торды. Кама Тамагы бистәсенең...

Алтын көз җитте. Бакчалар бушый башлады. Шуңа бәйле рәвештә безнең дә эш-мәшәкатьләр кими төште. Яз башында ук хыялланган уебызны чынга ашырып, мәчет каршында гарәпчә укырга йөрүче хатын-кыз пенсионерлар, бергә җыелышып, Казанга барып, Кол-Шәриф мәчетен карап-күреп кайттык. Сәяхәтебез бик тә күңелле булды. Барысы да уң килеп кенә торды. Кама Тамагы бистәсенең ветераннар берлеге рәисе Зәйнәп Хәбибулла кызы Галиева, кәсебенә керешеп, уңайлы транспорт та табыштырган. Аның сүзләренә караганда, социаль тернәкләндерү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова берсүзсез микроавтобусын бирергә ризалашкан.
Кремль территориясендә безгә экскурсоводны Ходай Тәгалә үзе китереп бирде, диярсең. Әнисеннән күчтәнәч алырга килгән Айгөл Шамил кызы Нигъмәтова биредә шушы эштә эшли икән, ялы туры килеп күп кенә тарихи мәгълүматларны кызыклы һәм тулы эчтәлекле итеп хикәяләве белән күңелләребездә җылы тәэсирләр калдырды. Автобус шоферы Илнур Сафин да күндәм булып чыкты. Без теләгән башка мәчетләргә, кибетләргә дә йөрергә форсат бирде. Юлда барганда да, кайтканда да күңелдә сәяхәтче җыры: чыгып киттек без бергә, туган илне гизәргә, туган җирнең гүзәллеген, матурлыгын күрергә, дигән сүзләр яңгырады. Сәяхәттән илһамланып, байтак рухи азыклар туплап кайттык. Аерылышканда: тагын кайчан, кая барабыз, дип калдылар. Ошаган, димәк.
Йомгаклап, кыска сәфәрне истә калырлык итеп оештырырга булышлык күрсәтүчеләрнең һәркайсына төркемдәшләр исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев