Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коенасы килә!

30 июльдә Болгарда берничә яшүсмер рөхсәтсез көймә алып, Иделдә йөрергә уйлый. Гадәти балачага шуклыгы башлана - көймәдән суга сикерәләр, ә кайберләре хәтта йөзә дә белмәгән...10 яшьлек малай суга батып үлә. Мондый хәл һәркем белән булыга мөмкин. 2 августта ГИМС хезмәткәрләре кичектергеч медицина ярдәме белән берлектә "Мин суда куркнычсызлык яклы!" дип...

30 июльдә Болгарда берничә яшүсмер рөхсәтсез көймә алып, Иделдә йөрергә уйлый. Гадәти балачага шуклыгы башлана - көймәдән суга сикерәләр, ә кайберләре хәтта йөзә дә белмәгән...10 яшьлек малай суга батып үлә. Мондый хәл һәркем белән булыга мөмкин.

2 августта ГИМС хезмәткәрләре кичектергеч медицина ярдәме белән берлектә "Мин суда куркнычсызлык яклы!" дип исемләнгән акция үткәерде. Заов. Каратайдагы пляжда 61 кеше ял итә иде.

-Без Тәтештән килдек. Бездә ял итү өчен мондый матур, комлы урын юк,- ди Николай Павлов. -Аена 3-4 тапкыр көн озынына киләбез. Биредә безгә ошый, тик менә зонтлар гына юк.

Көн эссе булса да, бераз җиле бар иде. Балалар су коенып, комга ятып ял итеп алалар да янәдән суга чумалар. Шәфкать туташы Рузилә Гайнуллина балаларга һәм аларның ата-аналарына суга баткан кешегә беренче медицина ярдәмен ничек дөрес итеп къүсәтә хакында аңлатты.

ТРда Россия МЧС ГИМС технигы Татьяна Агибалова волонтерлар белән бергә суда үзеңне дөрес тоту турында листовкалар таратты. ГИМС инспекторы Нияз Нуриев ял итүчеләргә су коенганда авыр хәлдә калганда аннан ничек чыгу турында файдалы мәгълүмат җиткерде. Ерак түгел генә ял итүчеләр төркеме суда йөзүчеләр янәшәсендә моторлы көймә йөрүеннән зарланды. Урында ук көймә хуҗасына аз сыешлы судноларны теркәү кагыйдәсен бозган өчен административ беркетмә төзелде. Мондый мизгелләр видеога төшерелә.

Куйбышев затонда пляждва 22 кеше ял итә иде. Су яшел булганлыктан коенучылар булмады. Биредә дә сулыкларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлатма эше үткәрелде.

Пляжда барлык шартларны булдыру өчен анда коткару постлары булдырырга һәм аларны коткару чаралары белән тәэмин итәргә, балалар өчен мәйданчык булдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев