Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчле рухлылар буыныннан

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөршидә Гарифулла кызы Хәйруллина янында булды. Зөфәр Галимуллович юбилярны чын күңелдән 90 яшьлеге белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасын тапшырды. Шулай ук "Кама Тамагы штп" исеменнән МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев изге теләкләрен җиткерде. "Сезнең...

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөршидә Гарифулла кызы Хәйруллина янында булды.
Зөфәр Галимуллович юбилярны чын күңелдән 90 яшьлеге белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасын тапшырды. Шулай ук "Кама Тамагы штп" исеменнән МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев изге теләкләрен җиткерде.
"Сезнең бөтен гомер юлыгыз районыбыз язмышы, туган җир белән бәйләнгән, озак еллар медицина өлкәсендә эшләп, Сез үзегезне максатчан, сәләтле һәм тырыш хезмәткәр итеп таныттыгыз. Шуның белән янәшәдәгеләрнең хөрмәтен һәм ихтирамын яуладыгыз", - дигән сүзләр бар котлауда.
Чәй табыны артында сугыштан соңгы елларда таңнан-төнгә кадәр хезмәт итүләре, балалар үстерүләре турында сөйләштеләр. Хөршидә апаның һәр сүзе янәшәдәге кешеләргө, тормышка мәхәббәт белән сугарылган. Ул 1923 елның 24 гыйнварында Олы Кариле авылында колхозчы Таифә һәм Гарифулла Әхмәтҗановлар гаиләсендә дөньяга килә.
Казанда медицина техникумы-фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый, сугышка 19 яшендә Кама Тамагы сырхауханәсеннән алалар.
4363 нче күчмә кыр хирургия госпиталендә яралыларга ярдәм күрсәтә. "Бик куркыныч заманнар иде,-ди ул, -әмма без барысына да түзеп, барысына да яраклашып, үзебезнең солдатларны дәвалый идек". Ул сугышта өч ел, тыныч вакытта 24 ел шәфкать туташы, 13 ел санэпидстанциядә эпидемиолог булып эшли.
Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Солтан улы Хәйруллин белән 1951 елда язмышларын бәйлиләр һәм тормыш иптәше тормышта аның чын терәге. 60 елдан артык алар бергә яши, балалар үстергәннәр, оныклары бар. Аларга карап гаилә бәхете, бер-береңне аңлап һәм хөрмәтләп яшәүнең нәрсә икәнен яхшы аңлыйсың.
Хөршидә апага сәламәтлек, көннәренең якты һәм тыныч булуын телибез, ул һәрчак туганнары һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев