Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Клиентлар белән эшләү – пенсия фонды йөзе + ФОТО

Кешенең пенсия фонды эшчәнлеге турындагы гомуми фикере фондның халыкка ни дәрәҗәдә тиз һәм оста хезмәт күрсәтүе белән бәйле. -Безнең идарәдә клиентлар белән эшләү хезмәтендә 4 белгеч эшли. Көн саен безгә 40тан артык кеше мөрәҗәгать итә. Безнең белгечләр гражданнарга мәгълүмат-консультация хезмәтләре тәкъдим итәләр, шул исәптән "Кайнар линия" телефоны аша да ди...

Кешенең пенсия фонды эшчәнлеге турындагы гомуми фикере фондның халыкка ни дәрәҗәдә тиз һәм оста хезмәт күрсәтүе белән бәйле.

-Безнең идарәдә клиентлар белән эшләү хезмәтендә 4 белгеч эшли. Көн саен безгә 40тан артык кеше мөрәҗәгать итә. Безнең белгечләр гражданнарга мәгълүмат-консультация хезмәтләре тәкъдим итәләр, шул исәптән "Кайнар линия" телефоны аша да ди Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов.

- 2015 ел башыннан клиентлар белән эшләү белгечләре пенсия билгеләнү өчен гаризаларны шәхсән генә түгел, электрон формада да кабул итә башладылар. Бу система ничек эшли?

Россия Пенсия Фонды сайтында "Иминиятләштерелгән затларның шәхси кабинеты" электрон сервисы эшли башлаганга күрә пенсия фондына шәхсән килү мәҗбүри түгел. Сервиска керү мөмкинлеге Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасында яки www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгән гражданнарга гына каралган. Монда Россия пенсия фондының шәхси лицевой счетында исәпкә алынган пенсия балларының саны һәм стаж озынлыгы турында белергә һәм җыелган пенсия балларын исәпләргә, шунда ук хезмәт эшчәнлеге периодлары, эш урыннары, эш бирүче билгеләгән иминият кертемнәре турында белергә була. Моннан тыш, сервис пенсия җыелмалары, шул исәптән пенсияне дәүләт финанслау программасы кысаларындагы кертемнәр турында да мәгълүмат бирә.

- Клиентлар белән эшләү хезмәте белгечләре турында да бераз сөйләгез әле. - Мин аларны фикердәшләр коллективы дип әйтә алам. Алар өчен кешеләр белән һәм кешеләр өчен эшләү һөнәр генә түгел, яраткан шөгыльләре дә. Бу әйдәүче белгеч-эксперт Ирина Натекина, билгеләү бүлеге белгече Хәнифә Әхмәтшина, эшкә яңа гына килүенә карамастан, үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән социаль түләүләр буенча белгеч Диана Хөснетдинова. Җитәкченең сүзләрен клиентлар да расладылар. Алар белән без 16-17 сентябрьдә клиентлар өчен барлык уңайлыклары булган офиста күрешкән идек.

Вера Николаева, Куйбышев Затоны штп., эшләүче пенсионер: -Мин инде ике ел лаеклы ялда. Монда миңа бер кыенлыксыз пенсия рәсмиләштерделәр. Хәнифә Әхмәтшина һәм Ирина Натекина барысын да гади итеп аңлаттылар. Пенсияне арттыралар дип ишеткән идем, шуңа бүген миңа да тиеш булу-булмавын ачыкларга монда килдем, үз чиратымны көтәм.

Владимир Карпов, тормыш иптәше Надежда белән Тәмтедән килгәннәр, икесе дә пенсионерлар: Мин инде җиде ел пенсиядә, шулай да аны рәсмиләштергән чакларны яхшы хәтерлим. Ул вакыт РайПОдан хезмәт хакы турында раслаучы документлар кирәк иде, ә алар булмады, шуңа күрә пенсияне минималь күләмдә алам. Хатыным да пенсиясен биредә рәсмиләштерде һәм мондагы хезмәткәрләр эшчәнлегеннән бик канәгать калды. Идарә белгечләре тарафыннан үзебезгә кирәкле мәгълүматны алдык. Ә бүген килүебезнең сәбәбе-Казанда укучы кызыбызга керемнәр турында белешмә кирәк, шуны алырга килдек.

Елена Базыкина, кызы Галина белән Красновидоводан килгәннәр: -Безгә туендыручыны югалту сәбәпле керемнәр турында белешмә кирәк. Аны һәрдаим алып торабыз, чөнки Галина училищеда укый. Хәнифә Әхмәтшинага мөрәҗәгать иттек, ул безгә нишләргә кирәклеген аңлатты.

Миңнулла Хәмидуллин, Балтач авылыннан, инвалидлык буенча пенсионер: Пенсияне биредә күптән рәсмиләштергән идем. Хезмәткәрләргә яхшы мөнәсәбәт, ярдәмчел булулары, гади һәм аңлаешлы мәгълүмат бирүләре өчен рәхмәтлемен. Мөһим сүзләре булганда өйгә дә шалтыраталар. Бу юлы пенсиямне озайту өчен белешмәләр алып килдем.

Светлана Захарова, Тәмте, ике бала анасы: Мин икенче бала тугач, бер тапкыр бирелә торган 20000 сум акчаны алу тәртибе турында белешергә килдем һәм соравыма җавап алдым. Диана Хөснетдиновага рәхмәт, ул барысын да аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев