Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кисәтүләр исәпкә алынды

Кама Тамагында район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды.

Анда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе «Югары Ослан» бүлегенең яңа җитәкчесе Руслан Сафиуллин катнашты.

Руслан Радик улы үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары территориясендә 2022 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны ике тапкыр диярлек кимегән. Бу –  ЮХИДИ һәм юл-транспорт һәлакәтләре инспекторларының авыр аварияләрне булдырмау буенча автотранспорт йөртүчеләр белән даими эше нәтиҗәсе. 

– Ике районда нибары 8 юл-патруль хезмәте инспекторы эшли, – дип билгеләп үтте Руслан Сафиуллин. – Бу бик аз, хезмәткәрләр җитми. Даими эшләүгә, операцияләргә, акцияләргә, юлларда тикшерүләргә карамастан, быел бер юл-транспорт һәлакәте булды, анда бер бала үлде. Бу вакыйга гыйнвар бәйрәмнәрендә булды, автомобиль каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә ике пассажир һәм шофер имгәнү алган, иминлек каешы эләктерелмәгән алты яшьлек бала шунда ук үлгән. Бу юл-патруль хезмәте инспекторларының иминлек каешларын куллану турындагы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген тагын бер тапкыр дәлилли.

Руслан Радик улы шулай ук Кама Тамагы поселогында җәяүлеләр куркынычсызлыгын тәэмин итә торган барлык җәяүлеләр юлларын һәм тротуарларны чистартырга кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук ул юлларда, сирәк очраса да, берьюлы ике машина сыя алмаган участоклар булуын һәм моның авария килеп чыгу куркынычы булдыруын билгеләп үтте.

«Бэркут» МУП директоры Радик Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, мәктәпләр укучыларның мәктәп автобусларында районнан читкә чыгулары турында күрсәтелгән вакыт эчендә ЮХИДИгә хәбәр итәргә өлгерми. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова әйткәнчә, мәктәп директоры бу турыда сәфәр алдыннан биш көн алдан хәбәр итәргә тиеш.

“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белгече Кристина Миңнуллина сүзләренә караганда, районда узган ел балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү буенча 141 чара үткәрелгән. Алар арасында әңгәмәләр, уеннар, конкурслар, КВНнар булган.

– КВНнарда районның барлык мәктәпләре дә катнашуы сөендерә, – диде ул. – Ә менә «Яшел ут» бәйгесендә «Салават күпере», «Родничок» һәм «Аленушка» балалар бакчалары гына катнаша, гәрчә районда әлеге бәйгедә катнашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә балалар тәрбияләнә торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре булса да. Мәктәп укучылары өчен «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесенә дә без аз комплектлы мәктәпләрдә укучы төрле яшьтәге балалардан торган командаларны кабул итәргә әзер.

Кристина Миңнуллина билгеләп үткәнчә, районның күп кенә мәктәпләренә «Юл фәнен өйрәнәбез» интерактив җиһазлар комплектлары бирелгән, әмма бу җиһазлар бөтен җирдә дә максатчан кулланылмый, аның комплектлылыгы барлык мәктәпләрдә дә сакланмый, моңа игътибар итәргә кирәк. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин Кристина Миңнуллинага эше өчен рәхмәт белдерде һәм аңа район башлыгы имзасы куелган Рәхмәт хаты тапшырды.

Ринат Марат улы комиссиядә катнашучы барлык учреждениеләргә һәм оешмаларга 2024 елга юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эш планнары әзерләүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук кышкы вакытта юлларның торышы аерым контрольдә булуы, яңгыраган барлык мәсьәләләрнең исәпкә алынуы һәм якын арада бетереләчәге турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев