Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда “Пушкин картасы”на 5000 сум салачаклар

14 тән 22 яшькә кадәрге егет-кызлар бу акчаны мәдәни чараларга йөрергә тота.

Яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру максатында гамәлгә кертелгән “Пушкин картасы” киләсе елда да булачак.
“Пушкин картасы”н алучы 14-22 яшьтәге егет-кызлар быел 1 сентябрьдән дәүләт хисабына музейларга, театр һәм башка мәдәни учакларга йөри башлады. Картага барлыгы 3000 сум салынган. Киләсе елда аны инде 5000 сумга җиткерү күздә тотыла.
“Пушкин картасы”н алу өчен “Госуслуги.Культура” мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Аны “Почта Банк” бүлегендә пластик картага әйләндерү мөмкинлеге дә бар. Мәдәни чараларга билетларны “Госуслуги.Культура” кушымтасында һәм “Культура.РФ” порталында сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X