Кибетнең кайда төзеләчәген халык хәл итә
Олы Салтыкта яшәүчеләр җыелышында бер бәхәсле мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Олы Салтык җирлегенә кергән өч авылда стационар кибет Олы Салтыкта гына бар. Даныш һәм Олы Мәрәтхуҗада яшәүчеләргә автолавка хезмәт күрсәтә. Олы Салтыктагы кибет бинасы узган гасырның 70 нче елларында төзелгән, ул күптән ремонтланмаган һәм нәтиҗәдә түбәнең яртысы җимерелгән, тәрәзәләрнең бер өлеше ватылган, кибет сакланып калган бер почмакка урнашкан, электр белән җылытыла.
Соңгы җиде елда авылдашларына, штат кыскартылганнан соң, балалар бакчасыннан сәүдә өлкәсенә күчкән Гөлфинур Гайфуллина хезмәт күрсәтә. Кибет табыш китерә, айлык керем 400 мең сумга кадәр җитә. Аны товар белән «Уют» ҖЧҖ тәэмин итә. Сүз уңаеннан, җыелышта әлеге сәүдә предприятиесе вәкилләре дә катнашты.
– Безгә кибетнең халыкның теләкләрен исәпкә алып төзелүе мөһим, - диде «Уют» ҖЧҖ директоры Рим Хөснетдинов. - Кирельскийда безнең белән киңәшләшмәделәр һәм шәхси сәүдә ноктасы янында кибет төзеделәр. Нәтиҗәдә яңа бина кулланылмый. Кибет ябык, чөнки кешеләр товарларны шәхси эшмәкәрдән ала.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап районда «Авыл кибете» республика программасы буенча 6 яңа сәүдә ноктасы төзелгән иде. Алар Антоновка, Кирельский, Балтач, Чаллы, Каратал һәм Бәрлегуҗада барлыкка килде. Бишесе – модульле, берсе капиталь бина.
Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин, техник бирем нигезендә, төзелеш өчен участок сайлап алган, әмма барлык халык та кибетнең яңа урыны белән риза түгел. Сишәмбе көнне авыл клубында халык нәкъ менә шул уңайдан җыелды.
Авыл җирлеге мәгълүматлары буенча, авылда 200 дән артык кеше теркәлгән, чынлыкта 160 кеше яши. Җыелышка 20 дән азрак кеше килде. Димәк, яңа кибетнең кайда төзеләчәге халыкның күпчелеген борчымый.
Җыелышка килүчеләр авыл кибетеннән нигездә азык-төлек сатып алулары турында хәбәр итте. Кама Тамагына товар алырга махсус йөрмиләр, бары тик йомыш белән баргач кына супермаркетларга керәләр.
Авыл халкы белән сөйләшкәндә, биредә тагын бер шәхси кибет барлыгы ачыкланды. Ул төзелеш өчен сайланган урыннан ерак түгел урнашкан. Күрәсең, сәүдә оешмасын нәкъ менә бу факт борчый.
Халык тәкъдим иткән икенче мәйданчык клуб янында урнашкан. Район башлыгы Наил Вазыйхов мәйданчыкның тигез булмавын һәм анда төзелеш башлар алдыннан зур әзерлек эше башкарырга туры киләчәген аңлатты. Аерым алганда, агачларның бер өлешен кисеп, төпләрен йолкып чыгарга, участокны тигезләргә, дренаж торбасы салырга кирәк.
- Әгәр дә сез, өмә оештырып, барысын да үзегез эшлисез икән, без төзелеш өчен әлеге җир кишәрлегенә гариза тапшырачакбыз, - дип хәбәр итте ул җыелышта катнашучыларга. - Әгәр юк икән, кибет җирлек башлыгы тәкъдим иткән участокта төзеләчәк яки бөтенләй төзелмәячәк.
Хәзер халык сайлау алдында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев