Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча 5 нче районара салым инспекциясенең Кама Тамагы районы Кама Тамагы ш.т.п , К.Маркс урамы, 66 нче йортта урнашкан территориаль аерымланган бүлеге 2021 нче елның 16 апреленнән эшләүдән туктый.

Салым түләүчеләрне администрацияләү hәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү элеккечә үк тулы күләмдә Казан шәhәре, Маршал Чуйков урамы, 2 нче йорт адресы буенча Татарстан республикасының 5 нче районара салым инспекциясендә башкарыла. Салым түләүчеләрне кабул итү Инспекциянең операция залында дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дан 18.00 гә, җомга көнне 9.00 дан 16.45 кә кадәр башкарыла. Салым исәп – хисапларын кабул итү hәм түләүсез аңлату эшләре буенча дәүләт хезмәтләре көн дәвамында төшке ялсыз, ә сишәмбе hәм пәнҗешәмбе көннәрендә озайтылган режимда 20.00 гә хәтле күрсәтелә. Инспекциягә баруны планлаштырырга hәм чиратта торуны кыскарту уңаеннан Россия федераль салым хезмәтенең сайтында nalog.gov.ru “Сервислар” бүлегендәге “Салым органына кабул итү өчен онлайн – язылу” интерактив сервисы ярдәм итә.

Россия федераль салым хезмәте салым түләүчеләргә инспекцияләр белән аралашу өчен үзенең сайтындагы сервислар аркылы контактсыз аралашу ысулларын үстерә, бүгенге көндә 60 тан артык сервис эшли. Федераль салым хезмәте сайтындагы интернет – сервислар дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына 24/7 режимында алу мөмкинлеген бирә. Онлайн – сервислар тормыш очракларына яраклаштырып салым түләүчеләрнең ихтыяҗларына карап үстерелә.

Шулай итеп физик затлар “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты” электрон сервисы аша исәпләнелгән, түләнгән салым суммалары, милек объектлары турында актуаль хәбәр алырга, салым белдерү кәгазләре (уведомление) бастырып алырга, салымнар түләргә, 3 – НДФЛ формасындагы декларацияне тутырырга hәм инспекциягә җибәрергә, салым инспекциясенә бармыйча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Юридик затлар hәм индивидуаль эшмәкәрләр салым органнары хезмәтләрен дистанцияле алу өчен “Салым түләүче юридик затның шәхси кабинеты”, “Салым түләүче индивидуаль эшмәкәрнең шәхси кабинеты” интерактив сервисларын куллана ала. Салым исәп-хисапларын электрон рәвештә телекоммуникация каналлары буенча электрон документлар әйләнеше операторлары аша электрон имза ачкычы булганда җибәреп була.

Шулай ук салым түләүчеләр киләчәк салым органнары дәүләт хезмәтләрен теләсә кайсы дәүләт бюджет учреҗдениясе “Татарстан Республикасы буенча дәүләт hәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк”тән (МФЦ) алырга мөмкин:

- салым түләүченең салымнарын, җыемнарын, иминият взносларын, пеняларны, штрафларны түләгәнен раслаучы справка алу өчен гариза кабул итү;

- дисквалифика ияләнгән затлар реестрыннан  кызыксынган кешеләргә хәбәр бирү;

- ЕГРНнан күчермә бирү;

- ЕГРЮЛ, ЕГРИПтан документлар hәм хәбәрләр бирү;

- физик затлардан транспорт, җир, милек салымнарына ташлама алу өчен гаризалар кабул итү;

- салым белдерү кәгазләре (уведомление) алу өчен гариза кабул итү;

- 3 – НДФЛ формасындагы декларацияне җибәрү hәм башкалар.

Татарстан Республикасы буенча дәүләт hәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк (МФЦ) башкара торган тулы исемлекне “Минем документлар” МФЦ официаль сайтының “Хезмәтләр” бүлегендә танышырга була.

Консультапияне Россия федераль салым хезмәтенең бердәм контакт үзәге түләүсез телефоны аша 8-800-222-22-22, шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең сайтында nalog.gov.ru “Контактлар” бүлегендә күрсәтелгән инспекция телефоннары аша алырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X