Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле каматамагылылар!

Сезне чын күңелдән яраткан бәйрәмнәребез – якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Тиздән Яңа 2019 ел җитә, 2018 ел тарихта калачак. Барыбыз өчен дә якыннарыбызның сәламәтлеге, балаларыбызның уңышлары, үзебезнең һөнәри осталыгыбызны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек кыйммәтләр мөһим. Бу ел эчендә КамаТамагы тарихына күп кенә шатлыклы вакыйгалар керде, без районыбыз һәм аның кешеләре – аларның спортта, олимпиадаларда, мәдәният, туризм өлкәрләрендәге җиңүләре белән горурланабыз.

Шулай ук барлык православларның матур бәйрәме  – Раштуа белән тәбрик итәм. Раштуа көнен бәйрәм итеп, без христиан диненен бай традицияләрен данлап кына калмыйбыз, тарихыбызга, рухи тамырларыбызга, кешелек кыйммәтләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Нәкъ менә рухилык һәрвакытта да халыкны көчле иткән, аны җиңүләргә һәм хезмәткә илһамландырган.

Кадерле дуслар! Яңа елда иң яхшы мизгелләр генә сакланып калсын һәм яңа ел һәр йортка уңыш, иминлек, күп якты һәм шатлыклы көннәр алып килсен. Нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм яңа ел кәефе телим.

 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П.Н. Лоханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев