Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт хокукларын тәэмин итү өчен

2019 елның 28 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы ведомствоара территориаль комиссиясенең «Акчарлак «спорт-сәламәтләндерү комплексы» муниципаль бюджет учреждениесендә яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча күчмә утырышлары кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр белән чираттагы очрашу узды.

Мондый очрашуларның максаты пенсия яшенә җитмәгән гражданнарның нигезсез эштән азат ителүләренә юл куймау,шулай ук аларның хезмәт хокукларын тәэмин итү.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиал мөдире Наталья Кадыйрова катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнар өчен консультация пункты, «кайнар линия» эше, эш бирүченең хезмәт законнарын бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен эшсезлек буенча пособие исәпләү тәртибе буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында укыту һәм яңадан укыту мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Чара барышында 16 учреждение хезмәткәрләренә «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде, барлык катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды. Шулай ук катнашучыларны «һөнәри керемгә салым» салым салуның яңа системасы белән таныштырдылар, «Минем салым» кушымтасында теркәлүнең һәркем өчен мөмкин булуына һәм гадилегенә игътибар иттеләр.

Чара нәтиҗәләре буенча пенсия алды  яшендәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Эш бирүчегә «Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек" тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев