Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә шәһәрләрнең нык дуслыгы

Атна башында районга традициягә кергән тугандаш шәһәрләр арасында делегация алмашу кысаларында, Германиянең Людвигслуст шәһәреннән укучылар делегациясе килде. Унбиш укучы һәм өч озата килүче безнең районда ике атнага якын булачаклар. Алар өчен район, архитектура һәм табигатьнең истәлекле урыннары, гореф-гадәтләр һәм йолалар, яшьтәшләре һәм аларның гаиләләре белән танышуны үз эченә алган зур...

Атна башында районга традициягә кергән тугандаш шәһәрләр арасында делегация алмашу кысаларында, Германиянең Людвигслуст шәһәреннән укучылар делегациясе килде.
Унбиш укучы һәм өч озата килүче безнең районда ике атнага якын булачаклар. Алар өчен район, архитектура һәм табигатьнең истәлекле урыннары, гореф-гадәтләр һәм йолалар, яшьтәшләре һәм аларның гаиләләре белән танышуны үз эченә алган зур программа төзелгән.
Сишәмбе көнне кунаклар район белән танышуны туган якны өйрәнү музееннан башлады. Музей директоры Ирания Сәгъдиеваның аларны немец телендә сәламләвен гаҗәпләнеп кабул иттеләр. Аларга тәрҗемәче кирәкмәде дә диярлек, чөнки Ирания Шиһаповна элеккеге чит телләр укытучысы. Кунаклар рус һәм татар авыллары тарихы һәм көнкүреш залларындагы экспонатларны зур кызыксыну белән карады. Мәктәп укучылары һәм авыл җирлекләре әзерләгән альбомнар алар игътибарын аеруча җәлеп итте ).
Рәсимә Нәҗмиева аларга драматург Туфан Миңнуллин музее ишекләрен ачты, монда язучының биографиясе белән танышып, язучының иҗат юлын бәяли алдылар.
Алманнар ике музейда да үз фикерләрен китапка язып калдырды. Ә Ирания Шиһаповна дусларча мөнәсәбәттә торган элеккеге бургомистрга бүләккә китап җибәрде. 1963 елда алман телендә басылып чыккан "Хатын-кызлар энциклопедиясе" элеккеге бургомистр Петраның туган елына туры килә.
Ике уңайлы автобусларга утырган алман кунаклары поселок урамнарын карап йөрде.
- Җиде ел элек бездә булып киткәннән соң районда үзгәрешләр бармы?-дип сорыйм делегация җитәкчеләренең берсе Олавтан.
- Беренчедән, мин рус телендә яхшырак сөйләшә башладым. Сездә булып кайтканнан соң күпләр рус телен өйрәнә башлый, чөнки бирегә тагын бер тапкыр килергә хыяллана. Әлбәттә, Кама Тамагында уңай үзгәрешләр күп. Яңа, матур биналар үсеп чыккан. Күп кенә мәктәпләрдә булганнан соң аларның яңаруын, матурлануын күрдек.
Чиркәү янында азга гына туктап тордык. Яңа гына зур христиан бәйрәме уңаеннан гыйбадәт кылу төгәлләнгән. Чиркәү чәчәкләр, каен ботаклары белән бизәлгән. Кунакларны өлкән поп Николай каршы алды. Кызыксынып сорау бирүчеләр дә булды.
- Ә сездә орган кая?
- Бездә орган юк, чиркәүгә йөрүчеләр акапель җырлый.
Идел елгасының киң ярларын кунаклар төрлечә кабул итте. Үзе елга, үзенең ярлары күренми. Диңгез дә түгел, ә елга киңлекләре үзенә җәлеп итә. Пристаньнән автобуслар Ватанны саклаучыларга куелган һәйкәл янына күтәрелде.
- Ни өчен ут янмый?
- Ни өчен пластмас чәчәкләр куелган?
- Ә клубыгыз тагын да матурланган,- дип өстәде районга икенче тапкыр килүче Жанна.
Чираттагы очрашу балалар музыка мәктәбендә кунакларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм МР башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров сәламләде.
-Без Людвигслуст шәһәреннән килгән кунакларны кабат күрүебезгә шатбыз,- дип сүз башлады Рөстәм Ирекович. -Укучылар делегациясе белән алмашу безгә бер-беребезне якыннанрак белергә мөмкинлек бирә. Без бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Сезнең барысын да тәртиптә тоту осталыгы бик ошый, без моны үзебездә дә кулланырга тырышабыз. Сез дә бездән файдалы һәм кирәкле нәрсәләргә өйрәнерсез дип ышанабыз.
Рөстәм Ирекович һәм балалар музыка мәктәбе директоры Зөлфия Маратовна Людвигслустта булып кайттылар. Алар кунакларга икеләтә шатландылар. Зөлфия Маратовна үз мәктәбе турында сөйләде, кунаклар грамота һәм дипломнарда сурәтләнгән укучыларның казанышларын да күрде. Җәйге каникул булуга карамастан, кунаклар алдында мәктәптә тәрбияләнүчеләр дә чыгыш ясады, алар уен коралларында уйнады, җырлады. Алманнар да читтә калмады. Германиядә музыкага теләсә нинди яшьтә өйрәнергә мөмкин икән. Кайберәүләр лаеклы ялга чыкканнан соң да педагогларга йөри. Олов та гитарада уйнарга өйрәнә икән. Ксения фортепианода үз осталыгын күрсәтте.
Кама тамагы урта мәктәбендә укучылар төшке ашны ашады, кайберләре интернеттан файдаланып электрон почта аша туганнарына хәбәр җибәрде.
"Салават күпере" балалар бакчасы кунакларда яхшы тәэсирләр калдырды. Бу вакытта балалар йоклаган булса да, алман укучыларын спорт, музыка һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен шартларны бәяли алды. Аларга балалар эшләнмәләре, аеруча уеннар өчен кечкенә җиһазлар ) бик ошады.
Красновидоводагы Горький музеенда кунакларны "Оберег" фольклор ансамбле каршы алды. Музей директоры Ольга Гришукова экскурсияне җыр һәм әйлән-бәйләннән башлады. Ул унтугызынчы гасырда авыл көнкүреше, язучы М. Горькийның иҗади эзләнүләре, аның авылда яшәве турында сөйләде. Көнкүреш предметлары һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган Лавка бинасы кунаклар игътибарын үзенә җәлеп итте.
Эссе көн муниципаль пляжда ял белән тәмамланды. Алдагы көннәрдә кунаклар Болгарга һәм Свияжск утравына, Казанда музейларда булачак, Сабан туенда һәм милли кухня көнендә, Универсиада Уты Эстафетасында катнашачак. Барасы урыннары, күрәсе җирләре күп, үзләренә кайткач дуслары һәм якыннары белән уртаклашырлык тәэсирләре дә күп булыр дип ышанабыз.
Кунаклар кабул итүнең мәшәкате зур, әмма болар барысы да күңелле мәшәкатьләр, чөнки без аларны хәзер үзебезнең якын кешеләребез кебек кабул итәбез. Аеруча Германиядә булып кайтучылар. Алардан Циммерман әфәнденең нәрсә белән шөгыльләнүе, Сильвиянең хәлләое, агымдагы елда ЛУП бәйрәме ничек үтүе белән кызыксынабыз. Кечкенә шәһәрләрнең дуслыгы шуның белән яхшы, аның турында барысы да белә, шуңа күрә кунакларны барысы бергә каршы да ала. Һәр ел саен яңа танышлар барлыкка килсә дә, без элеккеләре турында онытмыйбыз. Без аларны хәтерлибез, яратабыз һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев