Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемнең чәчәк түтәле матуррак?

Төзекләндерү буенча ике айлык вакытында беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк булса, чәчәк түтәлләре иҗади караш таләп итә. Ул бернинди кагыйдәләргә буйсынмый, бары тик аларны карап торучыларның фантазиясенә генә бәйле. Без җирле ландшафт дизайнерларының кызыклы эшләре турында бәян итәргә булдык, укучыларыбыз аларга ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Кама Тамагы ашлык кабул итү...

Төзекләндерү буенча ике айлык вакытында беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк булса, чәчәк түтәлләре иҗади караш таләп итә.

Ул бернинди кагыйдәләргә буйсынмый, бары тик аларны карап торучыларның фантазиясенә генә бәйле. Без җирле ландшафт дизайнерларының кызыклы эшләре турында бәян итәргә булдык, укучыларыбыз аларга ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Кама Тамагы ашлык кабул итү пунктында эшнең никадәр төгәл оештырылуы хакында язып чыккан идек инде. Предприятие конторасына керү юлындагы озын ике чәчәк түтәлендә бер-берсенә туры килмәүче чәчәкләр үсеп утыра. Биредә роза чәчкәләре бәрхет чәчәк белән янәшә үсә. Ал сальвия янәшәсендә нәфис фиалкалар. Хәтта бүлмә гөлләренә дә биредә урын табылган. Чәчәк түтәлләрендә чүп үләннәренең әсәре дә юк. Ә менә күршедәге Горький музеенда иҗат кешеләр эшли. Музей каршындагы түтәлдә ала миләүшәләр үзенә җәлеп итеп тора. Музейга якынлашканда күзләр үзеннән-үзе шул якка борыла. Кем түтәле ошады?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев