Күңелләргә җылы иңдерик
Үз көчләрен һәм белемнәрен халкына һәм яшь буынга багышлаучыларны хөрмәтләү көнендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Күңелләргә җылы иңдерик" исемле чара үткәрелде. Бәйрәмдә тернәкләндерү курсы узучы өлкәннәр, шулай ук социаль тармакта эшләп пенсиягә чыгучылар чакырылды. Чараны җылы котлау сүзләре белән директор урынбасары Зөлфия Миңнуллина ачты. Чарада катнашучылар яшьлектәге җырларын искә...
Үз көчләрен һәм белемнәрен халкына һәм яшь буынга багышлаучыларны хөрмәтләү көнендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Күңелләргә җылы иңдерик" исемле чара үткәрелде.
Бәйрәмдә тернәкләндерү курсы узучы өлкәннәр, шулай ук социаль тармакта эшләп пенсиягә чыгучылар чакырылды. Чараны җылы котлау сүзләре белән директор урынбасары Зөлфия Миңнуллина ачты. Чарада катнашучылар яшьлектәге җырларын искә алып, караокега кушылып җырлады. Ахырдан катнашучыларга котлау сүзләре язылган открыткалар тапшырылды һәм бәйрәм табынына чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев