Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәеф яхшы булганда, эш тә җайлы бара

Лилия Сөнгатуллина Олы Кариле участок сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Аны үзгәрткәч, Келәнче, Балчыклы, Олы Бортас авылларында фельдшер булган. 2010 елдан Лилия Радик кызы Бәрлегуҗа ФАПында эшли. -Эш өчен шундый уңайлы шартлар булдыруга мин бик шат. Хәтта көн саен 15 километр килеп йөрү дә арытмый, чөнки мин җылы, заманча, җиһазландырылган...

Лилия Сөнгатуллина Олы Кариле участок сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Аны үзгәрткәч, Келәнче, Балчыклы, Олы Бортас авылларында фельдшер булган.

2010 елдан Лилия Радик кызы Бәрлегуҗа ФАПында эшли.

-Эш өчен шундый уңайлы шартлар булдыруга мин бик шат. Хәтта көн саен 15 километр килеп йөрү дә арытмый, чөнки мин җылы, заманча, җиһазландырылган бинага киләм. Биредә тагын да яхшырак эшлисе килә. Республика Премьер-министры катнашында шундый истәлекле ачылыш бервакытта да онытылмас. Авылда барлыгы 141 кеше яши, шуларның 16сы балалар. Бу минем өчен генә түгел, бу алар өчен төзелгән клуб һәм ФАП. Бәрлегуҗалылар өчен бик шатмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев