Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә авыллар мәшәкате

Шимбә Антоновка авылыда МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков катнашында гражданнар җыены булды. Авыл халкының сораулары күп җыелган, аларны район җитәкчелеге авыл халкы белән берлектә ничектер хәл итәргә тырышкан. Авыл аша олы юл уза. Аннан зур тизлектә автомобильләр йөри, бу исә авыл халкы, аеруча балалар һәм йорт хайваннары өчен куркыныч...

Шимбә Антоновка авылыда МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков катнашында гражданнар җыены булды.

Авыл халкының сораулары күп җыелган, аларны район җитәкчелеге авыл халкы белән берлектә ничектер хәл итәргә тырышкан. Авыл аша олы юл уза. Аннан зур тизлектә автомобильләр йөри, бу исә авыл халкы, аеруча балалар һәм йорт хайваннары өчен куркыныч тудыра. Әлеге мәсьәлә уңаеннан юлларга автотранспорт хәрәкәте тизлеген киметергә мөмкинлек бирүче "ятучы полицейскийлар" куюга рөхсәт алу өчен республика ЮХИДИсына мөрәҗәгать итәргә булганнар. Авылда сугыш кырында ятып калган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәлне ремонтлау мәсьәләсе күптән инде өлгергән. Авылдашларының фамилияләре уеп язылган гранит плитә формасындагы яңа һәйкәл салачаклар. Быел фундамент салына һәм плитәгә заказ бирелә, ә 2015 елның язында аны куячаклар.Әлеге мәсьәләне финанслауда авыл халкы актив катнашырга булган. Контейнер мәйданчыклары урнашкан урында авыл халкын борчый. Җыенда аны башка урынга күчерергә булганнар. Дини җәмгыятькә караган халык төзегән часовняны да күчерергә булганнар. Часовня авыл җирлеге рөхсәтеннән башка һәйкәл белән янәшә төзелгән. Бу җирле халыкка ошамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев