Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләрне берләштерүче хезмәт

7 майда элемтәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан без Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов белән очрашып, элемтә узелы эше, яңа хезмәт төрләре, тоташтыру күләме, җепселле-оптик линия салу турында сөйләштек. Гомумән алганда, бүгенге көнгә 3333 абонент телефоннан, 2416 абонент интернеттан һәм 869 абонент IP телевидениедән файдалана. Югарыда әйтелгән...

7 майда элемтәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бәйрәм алдыннан без Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов белән очрашып, элемтә узелы эше, яңа хезмәт төрләре, тоташтыру күләме, җепселле-оптик линия салу турында сөйләштек.
Гомумән алганда, бүгенге көнгә 3333 абонент телефоннан, 2416 абонент интернеттан һәм 869 абонент IP телевидениедән файдалана.
Югарыда әйтелгән хезмәтләр - стационар телефоннар, интернет буенча элемтә узелы эше турында сөйләгәндә Илназ Хөснетдинов бу төр хезмәтләрне тоташтыру буенча эшләрнең берникадәр кимүен искәртте, шулай да аларга ихтыяҗ бар.
Узган елның июль аенда РУЭС бинасына тулы масштаблы реконструкция тәмамланды. Җитәкче билгеләп үткәнчә, бүген "Таттелеком" ААҖ абонентларына хезмәт күрсәтү залы һәм сату офисы заманча стандартлар белән җиһазландырылган, бу исә абонентлар белән тулы күләмдә һәм сыйфатлы эшләү мөмкинлеге бирә.
Яңа төр хезмәт күрсәтү турында сөйләгәндә Илназ Хөснетдинов гамәлдәге пакетлар белән бергә бер елга якын районда яшәүчеләргә яңа хезмәт күрсәтү төре- "Таттелеком" һәм "Смартс" уртак проекты- "Летай" хезмәтеннән файдаланучы "Таттелеком" абонентлары өчен уңайлы тариф белән "Летай" мобиль элемтәсен әйтеп үтте.
Ремонт эшләренә килсәк, бүгенге көнгә алар максатка юнәлешле, абонентлар өчен уңайлы вакытта Казан аша алып барыла. Бүгенге көндә РУЭС штатында 12 техник белгеч эшли, алар барлык ремонт эшләрен дә башкара. Алар хәзер 10 километр озынлыкта Сөйки-Балтач юнәлешендә җепселле-оптик линия суза.
Предприятие һәм районда яшәүчеләрне сыйфатлы элемтә хезмәте белән тәэмин иткәндә Кама Тамагы РУЭС үз эшчәнлеген хезмәткәрләр белеме һәм тәҗрибәгә таянып алып бара.
- Хәзер РУЭС штатында 28 хезмәткәр бар һәм аларның эш тәҗрибәсе зур, - дип билгеләп үтте Илназ Хөснетдинов.
Бүген "Таттелеком" ААҖ республиканың элемтә тармагында лидер. Компания кешеләргә шактый сыйфатлы хезмәтләр күрсәтеп алдынгылыкны бирми. Район электр элемтәсе узелы үз эшчәнлегендә элемтә абонентлар өчен яхшы, уңайлы һәм кулай, сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә заманча таләпләргә яраклашырга омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев