Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләргә игелек кылып

«Безнең эшебездә иң мөһиме-бер-беребезне аңлау, изгелек кылу, шәфкатьле мөнәсәбәт»,-ди "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 26 апрельдә үткәрелгән "Иң яхшы социаль хезмәткәр" һөнәри конкурсында җиңүче Гөлфия Шакирова.

135 өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтүче районның 22 социаль хезмәткәре, шулар арасында 9 конкурсант катнашкан бу чарада дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде. Араларында төрле һөнәр ияләре - педагоглар, шәфкать туташлары, аш пешерүчеләр, тегүче бар, алар барысы да күңел кушуы буенча кешеләргә ярдәм итәргә алынганнар. Берәүгә дә сер түгел, ярдәмгә мохтаҗ бер авыруны каравы да авыр, ә социаль хезмәткәрләр алты -ун кешенең алыштыргысыз ярдәмчесе.
Конкурс биременең дүрт турында шушы гади, сөйкемле ханымнар - чын мәгънәсендәге шәфкать туташларының үз хезмәтләренә никадәр түземлелек, кешегә карата хөрмәт һәм мәхәббәт туплауларын күрдек. Барысы да психология, беренче ярдәм күрсәтү биремнәрен уңышлы үтте. Шулай ук үзләре караучы Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары турында альбомнар әзерләгәннәр иде. Алар арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан, чөнки өлкән буын вәкилләре алар белән үзләренең бәясез тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Бәйрәм программасын үзәк белгече Әлфия Гыймадиева алып барды. Балтачтан әниле-уллы Гөлфия һәм Марсель Гаязовларның җырлавын, Олы Кариледән Рәзинә Зәйнетдинованың үзе иҗат иткән шигырен хезмәттәшләре җылы каршы алды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлназ Сафина йомгаклар ясап, социаль хезмәткәрләргә, өлкәннәр белән уртак тел һәм һәркайсына кирәкле сүзләр таба белгәннәре, һөнәрилекләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез кешеләргә игелек өләшәсез, бу сезнең тормыштагы урыныгыз, рәхмәт Сезгә!» - диде ЦСОН директоры Гөлназ Гайнетдинова.
Югарыда әйтелгәнчә, Куйбышев Затон штпдан Гөлфия Шакирова иң яхшысы булды, ул бу хезмәтен 13 ел башкара 10 кешегә хезмәт күрсәтә.
Икенче урында Кама Тамагыннан Альмира Галиева, өченчедә Чаллыдан Лилия Хәлиуллина. Призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга кызыксындыру призлары тапшырылды.
Социаль хезмәткәрләр әһәмиятле җәмгыять миссиясен башкара, киләчәктә дә эшләре уңышлы барсын.
Рәсемдә: социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры гөлназ Гайнетдинова һәм конкурста җиңүче Гөлфия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев