Кешеләргә багышланган гомер
Табиб һөнәре фән буларак медицинаны һәряклап тирәнтен белүне генә түгел, халыкка риясыз хезмәт итүне дә таләп итә.
Бүген безнең сүзебез гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган табиб Ринат Һади улы Җәмилев турында. Без аның белән 70 яшьлек юбилее алдыннан очраштык.
Тормыш иптәше Наилә ханым белән алар бакча үстерәләр, бар җирдә дә күзгә чисталык һәм тәртип ташлана. Матур чәчәкләр үсеп утыра.
Ринат Һади улы ачык йөз белән каршы алып өйгә чакырды.
-1942 елның 14 сентябрендә Сарман районы Шыгай авылында крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием авылда мулла булган. Сугыштан яраланып кайта. Тирә-як авыллардан барысы да аңа дәваланырга килә иде, ул сөлек салып, үләннәр белән дәвалаган. Әнием колхозның ярдәмче хуҗалыгында тегүче булып эшләгән. Мин балачактан ук үземнең нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне белә идем - табиб булырга хыялландым,-дип сүзен башлады Ринат Һади улы. -10 классны тәмамлаганнан соң өч ел ГДРда хезмәт иттем. Туган ягыма кайткач, формамны салып тормыйча, укырга керергә әзерләнә башладым. Кичке мәктәпне тәмамлап, КАИ һәм КГМИга документлар тапшырдым. Медицина институтына укырга кергәнлегемне белгәннән соң КАИга өченче имтиханымны тапшырып тормадым, ниһаять хыялым тормышка ашты,-дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем.
1971 елда Ринат Һадиевич терапевт белгечлеге ала. Шул ук вакытта ул кардиологияне дә ныклап өйрәнә. Аны Кама Тамагына эшкә җибәрәләр һәм бүлек мөдире итеп билгелиләр. Ринат Һадиевич 1972 елдан 1985 елга кадәр район дәваханәсендә эшли, биш елдан артык бүлек мөдире, сигез ел дәвалау буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын башкара. Безнең районда бер ел Кариледә дә эшләргә туры килә.
1973 елда Ринат Һадиевич гаилә кора. Затонда туып үскән Наилә исемле кыз белән Казан медицина училищесында укыганда танышалар. Наилә апа аңа тугры тормыш юлдашы була. Алар ире белән бергә эшлиләр. "Кешеләрне дәвалау - безнең гаилә традициясе",-дип дәвам итә Ринат абый. Кызлары Ирина да әти-әнисе юлыннан киткән. Ул югары категорияле табиб-гинеколог, Казан шәһәрендәге дәваханәләрнең берсендә эшли. Уллары Марат елга-транспорт академиясен тәмамлаган.
- Ул вакытта дәваханәдә 130 койка иде, ә районда яшәүчеләр бүгенгегә караганда күбрәк. Һәркөн операция ясалды, ашыгыч ярдәмдә дә табиблар дежур торды. Шул ук табиблар торак пунктларга чыгып, өч-дүрт көн кунып кала иде. ("Чемоданы һәрчак караваты янында тора иде дип искә алды хатыны»). Мин бервакытта табиб һөнәрен сайлавыма үкенмәдем, күңел кушуы буенча кешеләр дәваладым. Элек кешеләр хәзергегә карый ягымлырак иде. Табибларга хөрмәт белән карадылар,- дип искә алды ул.
1986 елда аны Куйбышев линия дәваханәсенә баш табиб итеп билгеләгәннәр. 1987 елның 1 апреленнән аның җитәкчелегендә яңа дәваханә ачыла. Ринат Һадиевич 2001 елга кадәр анда җитәкчелек итә, ә соңрак терапевт булып эшли.
Ринат Җәмилевны күпсанлы пациентлары яраталар, хезмәттәшләре хөрмәт итә. Ул үзе дә элекке хезмәттәшләре Альшевский, Мария Неженская, Шәүкәт Абдуллин, Луиза һәм Фәнис Гомәровлар, Роза Сафинаны хөрмәт белән искә алды. Күпләргә үз киңәшләре белән ярдәм иткән.
- Мин үз эшемне бик яраттым. Ул елларда табибларны диагностика өчен бәялиләр иде, төгәл куелган диагноз-уңышлы дәвалауның нигезе булды. Минем диагнозларым һәрчак расланып торды. Әлбәттә, хәзер авырулар заманча җиһазларда диагнозлана. Вакыт бер генә урында тормый, бу яхшы, билгеле. Ә менә табибларга, үзеңә ярдәм сорап килгән кеше турында онытмаска киңәш итәр идем. Сәламәтләндерүгә өмет уяту-дәвалауда иң мөһиме, - дип сүзен йомгаклады Ринат Һадиевич.
Без дә аңа сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев