Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Салтыкта башка халыкларның да гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр

Мәдәният хезмәткәрләре – Кече Салтык мәдәният йорты мөдире Фәйрүзә Җиһаншина һәм китапханәче Рәсимә Сабирова үз җирлекләрендә славяннарның күренекле бәйрәме – Май чабуга багышланган чара үткәрделәр.

– Безнең клубта авыл халкы өчен «Әбием рецепты буенча алтынсу коймаклар» уен программасы узды, - диде Фәйрүзә Әнвәр кызы. - Катнашучыларга уен формасында Май чабу бәйрәме тарихы, аның традицияләре, уеннары, Май чабу коймагының ни өчен бәйрәм сые гына түгел, алтын кояш символы да булуы турында сөйләдек…

Бәйрәмгә килүчеләр үзләре әзерләгән коймак- ларның рецептлары белән бик теләп уртаклашты. Һәм, әлбәттә, барлык кунаклар кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйланды. Бирегә килгән һәркем Кече Салтыкта яшәүче хатын-кызларның аш-суга осталыгын бәяли алды. 

– Без татар халкының милли һәм дини традицияләрен дә хөрмәт итәбез, - диде безгә Фәйрүзә Җиһаншина. – Авылда яшәүче хатын-кызлар һәр чәршәмбе мәчеткә йөри, анда ислам нигезләренә һәм Коръән укырга аларны Тәнзилә Мингалиева өйрәтә, ә ир-атлар һәр җомга көннәрендә, шулай ук башка вакытта да намазга җыела. Дүшәмбедән изге Рамазан ае башланды, һәм ел саен уразаны тотучыларның һәм бу айны Аллаһ кушканча үткәрүчеләрнең саны арта баруы куанычлы.

Кечесалтыклылар әнә шулай, күп милләтле халкыбызның милли һәм дини гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, татулыкта үзара аңлашып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев