Кече Салтыкның оста куллы хатын-кызлары моблизацияләнгән якташларга йон оекбашларның бишенче партиясен бәйләде
Авыл мәдәният йорты каршындагы «Ачык сандык» клубы әгъзалары махсус операциядә катнашучылар өчен дүрт партия йон оекбашлар бәйләп җибәргәннәр һәм бишенчесенә керешкәннәр.
2018 елдан мәдәният йортында кызыксынулар буенча "Ачык сандык" клубы эшли. Хатын-кызлар клуб мөдиренең уңайлы кабинетында сөлгеләргә традицион татар бизәкләре чигәләр, кәгазьдән эшләнмәләр ясыйлар, уенчыклар һәм декор эшләнмәләр бәйлиләр, мунча себеркеләрен дөрес итеп бәйләргә өйрәнәләр. Ә узган ел үз көчләрен мобилизацияләнгән якташларга җылы оеклар бәйләүгә юнәлткәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу һөнәргә һәр буш сәгатьләрен багышлаган авыл кешеләрен берләштерде.
- Клубка җыелабыз, бәйлибез, яңалыклар белән уртаклашабыз, эшләгәндә фикер алышабыз, ә кичләрен башланган эшне өйдә эшләп бетерәбез, - ди клуб мөдире Фәйрүзә Җиһаншина.
Сишәмбе көндез клубта кеше күп иде. Клубка йөрүчеләр башланган эшне бергә дәвам итү өчен җыелды.
Рәсимә Сабирова кырык елдан артык җирле китапханәдә эшли. Мәктәпне тәмамлауга, бирегә урнашкан, соңрак читтән торып белем алган.
- Ул аяклы энциклопедия, - ди аның турында авылдашлары.
- Авылыбыз тарихы белән кызыксынам, иске фотосурәтләрне карарга яратам, - ди Рәсимә Сабирова.- Элек миңа бу эштә якташыбыз Хәбир Иштирәков ярдәм итте. Анда безнең авылның танылган кешеләре турында күп кенә мәгълүматлар бар иде. Хәзер якташыбыз – язучы Нариман Камалов белән хезмәттәшлек итәм. Кече Салтык тарихы буенча җыелган барлык материалларны аңа тапшырдым, ул авыл турында китап чыгарырга җыена. Җәйгә китап чыгар дип ышанабыз.
Айсылу Айтуганова биш бала анасы, 11 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. 30 елдан артык «Ирек» колхозында сыер савучы булып эшләгән. Олы улы Исфан ике тапкыр Чечняда булган, заманында ул «Өмет яры» приютына актив ярдәм күрсәткән. Айсылу апа баланың кайнар ноктадан кайтканын көтүнең никадәр авыр икәнен белә, шуңа күрә солдатлар өчен оекбашлар бәйләү идеясен бик теләп хуплады.
Тәнзилә Әкбәрова озак еллар Казанда яшәгән, «Сантехприбор» заводында эшләгән. Хәзер авылда яши, әнисен карый. Узган ел түгәрәккә йөри башлаган һәм биредә фикердәшләрен тапканына бик канәгать.
Гөлфия Айсина кырык елдан артык авыл мәктәбендә эшләгән, мәктәп ябылганнан соң, Кама Тамагы татар урта мәктәбендә укыткан, хәзер авыл ветераннар советын җитәкли.
- Мәктәп булмагач күңелсез, мин кешеләр арасында булырга күнеккән, - ди Гөлфия Рәкыйп кызы. - Хәзер мәчеткә йөрим, гарәп телен өйрәнәм. Якташыбыз Тәнзилә Мингалиева атнага бер тапкыр Кама Тамагыннан килеп, дәресләр бирә. Авылыбызда бер дигән мәчет бар, анда җылы һәм уңайлы.
- Җәйләрен Гөлфия апаның йорты янына яңалыклар белән уртаклашырга, чәй эчәргә һәм тәмле ризыклар пешереп, күршеләрне сыйларга җыелалар, - ди Фәйрүзә Әнвәр кызы. - Аны авылда хөрмәт итәләр, сүзенә колак салалар, чөнки балаларыбызны һәм оныкларыбызны ул укытты бит.
Резидә Хәсәнованың улы махсус операция зонасында хезмәт итә. Ул аның өчен бик борчыла һәм, әлбәттә инде, авылдашларына, мобилизацияләнгән балаларның актив ярдәме өчен рәхмәтле. Резидә апа 25 ел терлекчелектә эшләгән. Улы мобилизацияләнгәч, ярдәм итәр өчен кызы белән кияве Резидә апа янына күченгәннәр.
Хәнифә Мөбәрәкшина күрше авылда туып үскән, Кече Салтык егетенә кияүгә чыккан. Фермада, ашханәдә, почтада – эшче куллар һәм җаваплылык кирәк булган бар җирдә дә эшләгән. Клуб коллективына шунда ук килгән, беренчеләрдән булып урындыкларга паласлар һәм урындык япмалары бәйләргә керешкән.
- Бәйлибез дә, кем нинди китап укыган – шул турыда фикер алышабыз, ә бездә китапны барысы да укырга ярата, безне моңа китапханәчебез өйрәтте.
Наҗия Мәннапова мәктәпне тәмамлауга ук идарәдә эшли башлаган, ә кайнанасы пенсиягә чыккач, аның урынына фермага сыер саварга урнашкан. Ире ул вакытта ферма мөдире булып хезмәт куйган. Наҗия апаның кызы һәм улы районда яшиләр һәм эшлиләр.
Рузилә Хәмидуллина мәктәпне тәмамлагач, Казанга барып урнашкан, гомер буе шунда яшәгән, электромеханика заводында, аннары базада икътисадчы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң, ире белән авылга ешрак кайта башлыйлар, хәзер биредә яшиләр.
Гүзәлия Ишанова Кече Салтык егете белән гаилә корган, авылның балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ул ябылгач, 20 елга якын почтада хезмәт куйган, хәзер мәдәният йортында эшли.
- Авылдашларыгыз авылда кибет юк дип зарлана, ә элек аларны азык-төлек белән почта тәэмин итә иде. Сез почтадан киткәч, соңгы сәүдә ноктасы да ябылган булып чыга.
- Безгә Тенештән эшмәкәр Минниса Миңнуллина азык-төлек сатарга килә. Төгәл график буенча ул барысын да заказ буенча алып килә, шуңа күрә барыбыз да аның эшеннән канәгать.
Фәйрүзә Җиһаншина тумышы белән Тәтеш районыннан. Шат күңелле кызны Кече Салтык егете – авыл хуҗалыгы техникумы студенты күреп ала. Шулай итеп, ул инде 30 елдан артык авылда яши. Башта мәктәптә, аннары фермада хезмәт куйган, соңгы 13 елда авыл клубында эшли. Районда уза торган бәйрәмнәрдә актив катнаша, аны шат табигатьле, фантазиягә бай һәм артистлык сәләтенә ия булганы өчен аны күпләр ярата.
- Рәсимә Сабирова белән бергә эшлибез, - ди Фәйрүзә Әнвәр кызы. – Ул һәрчак идеяләргә бай. Мин исә аларны ничек тормышка ашырасын уйлыйм. Ә авыл халкы безгә ярдәм итә. Бәйрәмнәргә һәм мобилизацияләнгәннәр өчен коймак һәм бәлеш пешерәләр, авыл бәйрәмнәрендә катнашалар. Җәй көне авылда балалар күп җыела, без алар өчен балалар Сабан туе уздырабыз. Якташыбыз Зөһрә Нуриева ярдәм итә. Ул финанс ярдәме күрсәтә, мәсәлән, Яңа елга авылдашларга 50 бүләк җибәрде.
Мобилизацияләнгән якташларга хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә ярдәм итә, махсус операция зонасына җибәрү өчен өч буржуйка эретеп ябыштырганнар. Бу эшне Илфат Ганибаев башкарган, ә Айрат Җиһаншин аңа ярдәм иткән.
Эшмәкәр Энҗе Камалиева оекбашлар бәйләү өчен заказ буенча җеп кайтарта һәм үзеннән дә бүләкләр ясый. Авыл халкы мобилизацияләнүчеләргә ярдәм фондына инде ике тапкыр акча җыеп тапшырган. Шәм ясау өчен савытлар җыйганнар.
Авыл халкы башкарган эше өчен Любовь Тимошинага рәхмәтле. “Без оекларны бәйлибез дә аңа тапшырабыз, аларның якташларыбызга барып җитүенә бик шатбыз. Барысы да исән-сау кайтсыннар!” - дип тели Кече Салтык халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев