Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көченә кергән закон

Бүген халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәгендә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, пенсионерлар һәм инвалидлар катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде. Бер ел элек "РФ гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында"гы 442нче закон көченә кергән иде. Ул Россиядә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең хокукый, оештыру һәм икътисадый нигезләрен, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү тармагында дәүләт хакимиятенең федераль...

Бүген халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәгендә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, пенсионерлар һәм инвалидлар катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде.

Бер ел элек "РФ гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында"гы 442нче закон көченә кергән иде. Ул Россиядә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең хокукый, оештыру һәм икътисадый нигезләрен, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү тармагында дәүләт хакимиятенең федераль органнары вәкаләтләрен һәм РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен, социаль хезмәтләрдән кулланучыларның хокуклары һәм вазыйфаларын, социаль хезмәтләр күрсәтүчеләрнең хокуклары һәм вазыйфаларын көйли. Гамәлдәге федераль закон Россия гражданнарына, РФ территориясендә даими яшәүче чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаучыларга, шулай ук гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүче, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Бу хакта пенсионерларга һәм инвалидларга социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина һәм хезмәт күрсәтүүзәге хезмәткәрләре сөйләде. Аннары гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтүбүлеге психологы Ләйсән Кәримуллина организмны психолог торгызуга юнәлдерелгән роль уены үткәрде. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев