Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казаннан 140 километр көньякта Кама Тамагы районында биек Идел ярында Мордва Каратае авылы урнашкан

- Узган ел сайлауга исемлек төзегәндә авылда 60тан артык кеше санап чыгардык, - ди җирле ФАП фельдшеры Зинаида Глонина. - Әмма ил буенча без шактый. Авыл кешеләре Владивостоктан алып Питерга кадәр илебезнең күп кенә шәһәрләрендә яши. Өч ел элек чиркәү ачылышына безнең авылдан булучылар Америкадан ук кайтканнар иде. - Авыл...

- Узган ел сайлауга исемлек төзегәндә авылда 60тан артык кеше санап чыгардык, - ди җирле ФАП фельдшеры Зинаида Глонина. - Әмма ил буенча без шактый. Авыл кешеләре Владивостоктан алып Питерга кадәр илебезнең күп кенә шәһәрләрендә яши. Өч ел элек чиркәү ачылышына безнең авылдан булучылар Америкадан ук кайтканнар иде.

- Авыл кешеләре Италия, Индия, Германиядә дә бар, - дип әңгәмәне дәвам итте "Мордва бизәкләре" фольклор ансамблен оештыручы Лидия Глонина. - Алар дөнья буйлап таралган. Иң мөһиме, туган җирләрен онытмасыннар иде.
- Сезнең ансамбль район бәйгеләреннән алып Бөтенсоюз фестивальләренә кадәр катнаша, күп Мактау кәгазьләре һәм Дипломнар алгансыз. Ансамбль кайсы елда оешты?
- 70 нче еллар уртасында мин авылда клуб мөдире булып эшли идем. Аны клуб дип тә әйтеп булмый, яраклаштырылган бер бина иде. Ә эшләргә, кешеләрне кызыксындырырга кирәк. Менә шулвакыт халык ансамбле булдырырга дигән уй туды. Ансамбльнең беренче катнашучылары арасында Екатерина Школькина, Анна Лаврухина, Егор Пушканов, Андрей Балакаев, Нина Толчинина, Вера Алексеева иде. Без авылның әби-бабайларыннан сораштырып, элеккеге җырларны җыйдык. Беренче состав бердәм иде, тавышлар бер-берсенә туры килеп, бөтен бер бизәк барлыкка килде. Шулай ансамбль исеме дә килеп чыкты.
Безнең тәкъдим бөтенесенә дә ошады. Мәдәният бүлеге өчен яңа, гадәти булмаган коллектив барлыкка килде. Ә без авылның өлкән кешеләре ярдәмендә күпме кызыклы нәрсәгә өйрәндек, телебезгә ихтирамыбыз артты. 80 нче еллар башында Саранскийдан Владимир Ромашкин - мордва телен өйрәнүче, этнограф килә иде. Ул безнең җырларны, язып алды, безнең диалектны өйрәнде. Шул вакыттан бирле Мордовиядә еш кунак була башладык. Барлык фольклор фестивальләренә чакырдылар, бик теләп бардык. Бервакыт Владимир Иванович уллары белән каршы алды. Безгә таба Каратай җырларын җырлап киләләр. "Безнең җырны кайдан беләсез?"-дип бик гаҗәпләндек. "Сезне каршылаганда сөендерү өчен өйрәндек", - диләр. Ә бит сөендерделәр. Ничә ел узса да, шатланып искә төшерәбез.
"Мордва бизәкләре" ансамбле киң танылу алды. Аны районда гына түгел, республикада да беләләр. 1987 елда ансамбль ll Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале катнашучылары буларак Мәскәүгә бара.
- Без ул чакта Александра Пахмутова белән әңгәмә корган идек, - дип искә ала Лидия Андреевна. - Тавышларыбызның үзара ярашып яңгыравына гаҗәпләнгән иде ул.
1991 елда ансамбль Казанда узган lll Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә катнашты.
- Бу юлы без гаилә ансамблен тәкъдим иттек. Мин, сеңлем Нина, улым Вячеслав һәм Светлана Чергашова җырладык.
Бу еллар эчендә коллектив һәм авыл турында газетада материаллар басылды. Халыкның авылны төзекләндерү эше турында район газетасы да сокланып язган иде. Ансамбль иҗаты турында "Казанские ведомости", мордва-каратай халкы турында "Мәдәни җомга", иҗаты һәм кешеләре хакында "Мордва хәбәрләре" газеталары язып чыкты.
Мордва Каратае беркайчан да район, республика, Татарстандагы Мордва диаспорасы игътибарыннан читтә калмады. Бу оешманың рәисе Сергей Новиков авылда берничә тапкыр булып китте. 2013 елда диаспора тәкъдиме белән Мордва Каратаенда "Шумбрат, Каратай!" бәйрәме булды. Монда нәрсә генә юк иде: мордва мәдәниятын тәкъдим итү, милли ризыклар, киемнәр. Шау-шулы, якты бәйрәм Мордовия, Казан, күрше районнардагы мордва авылларыннан килгән күпсанлы кунакларны үзенә җыйды. Бирегә шулай ук районыбыз иҗат коллективлары да килде.
40 елдан артык вакыт эчендә ансамбльнең составы берничә тапкыр үзгәрде. Өлкәннәр мәңгелеккә китсә дә, үзләре хәтердә саклана, иҗатларын яшь авылдашларына өйрәтеп калдырды. Яшьләр халык җырларын отып, киләчәк буынга тапшырыр өчен аларны күңелләрендә саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев