Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда ифтар мәҗлесе үткәрелде

26 июньдә "Казан-Арена"да III республикакүләм ифтар булды. Анда изге рамазан аенда ураза тотучы 5 меңгә якын мөселман җыелган иде. Анда ТР Президенты вазыйфаларын ваакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәйимев, Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты. .Җәмәгать намазын ТР мөфтие Камил Сәмигуллин алып барды. Вәгазьләрне...

26 июньдә "Казан-Арена"да III республикакүләм ифтар булды. Анда изге рамазан аенда ураза тотучы 5 меңгә якын мөселман җыелган иде. Анда ТР Президенты вазыйфаларын ваакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәйимев, Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты.

.Җәмәгать намазын ТР мөфтие Камил Сәмигуллин алып барды. Вәгазьләрне ТР баш казыө Җәлил Фазлыев, Кол Шәриф мәчете имам- хатибы Илфар Хәсәнов һәм башка дин әһелләре укыды.

Ифтарда безнең районнан район мөхтәсибе Галимулла хәзршт Яруллин җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Алар МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лохановка әлеге баруны оештырганы өчен рәхмәтле. Район мөхтәсибәтенә, автобус йөртүче Рәшит Зариповка, үзәк дәваханә медицина хезмәткәре Миләүшә Әскәровага рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев