Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Карга" боткасы үткәрелде

Бәрлегуҗа авылында 30 мартта мәдәният йорты директоры Хисамова Миләүшә, Олы Карамал авылы китапханәчесе Байдамшина Надия, Олы Карамал авылы җирлегенең ТИҮ җитәкчесе Закирова Нурания «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде. Бу тамаша яз көне «ала карда», ягъни кара жир күренә башлагач, чәчүгә чыгар алдыннан үткәрелә торган йола, Сабантуй бәйрәменең аерылгысыз өлеше, аңарга әзерләнү...

Бәрлегуҗа авылында 30 мартта мәдәният йорты директоры Хисамова Миләүшә, Олы Карамал авылы китапханәчесе Байдамшина Надия, Олы Карамал авылы җирлегенең ТИҮ җитәкчесе Закирова Нурания «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде.

Бу тамаша яз көне «ала карда», ягъни кара жир күренә башлагач, чәчүгә чыгар алдыннан үткәрелә торган йола, Сабантуй бәйрәменең аерылгысыз өлеше, аңарга әзерләнү башлау билгесе булып тора. Карты-яше, бала-чагасы - барысы да итен, маен, ипи-тозын, ярмасын өйләреннән алып килде. Шулай җыйган ризыклардан зур казанда ботка пешердек, һәркайсыбыз әлеге боткадан авыз иттек. Калган ризыклардан, җир-су да авыз итте. Сыйлангач, күңелле ял иттек, төрле уеннар уйнадык. Табигать кочагында ботка пешерү һәм калган ризыкларны җиргә, суга сибеп калдыру бабаларыбызның табигатькә һәм дөньяга хыялый карашта булуын, табигатькә багышлап йола бәйрәмнәре уздырсан, аны сыйлап «күңелен күрсен», кешеләргә мәрхәмәтле булыр дигән ышану белән яшәгәннәрен күрергә була. Бәйрәмебез эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев