Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караталда якташларга багышлап һәйкәл ачылды

1 июль көнне хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне билгеләп үтелде.

1 июльдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне билгеләп үтелде. Аның тарихы 2009 елдан ук башлана, ул чакта ветераннар оешмалары, берләшеп, уртак карарга килеп, әлеге датаны сайлады.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне әлегә рәсми статуска ия түгел, ләкин ул елдан-ел  танылу ала.

Аны шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның хәтер һәм кайгы көне дип тә атыйлар. Бу көнне кайсы сугышта катнашкан булуына карамастан, Туган ил өчен көрәшкән, Ватанны яклаган, хәрби бурычын үтәгән һәркемне искә алалар, бу – ветераннарга һәм бүген инде арабызда булмаганнарга хөрмәт билгесе.

Әлеге дата уңаеннан Караталда Әфган сугышында катнашканнарга яңа һәйкәл ачылды, анда Әфганстанда хезмәт иткән Илмас Зиннәтуллин, Илфат Зиннуров, Илшат Сабирҗанов, Шамил Садриев, Әмир Сафин, Әхмәт Сибгатуллин, Фәргать Сибгатуллин, Рәүф Хәбибуллин, Рафаэль Хафизов, Илшат Шакиров, Надил Шәмсетдинов – Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннәрнең исемнәре күрсәтелгән.

Һәйкәл кую идеясен Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев тәкъдим иткән. Илдус Хатыйп улы авыл җирлегеннән 11 егетнең Әфганстанга хезмәт итүе һәм барысының да әйләнеп кайтуы турында сөйләде. Бу сугышта районнан катнашучылар саны күп – барлыгы 49 солдат җибәрелгән. Кызганыч, берсе һәлак булган, ул – Марс Нуретдинов. Марс Нияз улы тумышы белән Балтач авылыннан, аның исеме Әфган сугышы корбаннарының Хәтер китабына кертелгән.

Тантаналы чарада халык күп җыелган иде, алар – истәлекле дата уңаеннан һәрвакыт бергә җыела торган әфганчылар, рәсми затлар һәм авыл халкы. 

Район башлыгы Наил Вазыйхов Әфган сугышы фронтларында Туган илне яклап көрәшкән һәркемне искә алу кирәклеге, бу көннең бер үк вакытта кайгылы да, шатлыклы да булуы турында әйтте, чөнки районда тагын бер һәйкәл барлыкка килде һәм хәзер Иске Казиле авыл җирлеге каһарманнарының исемнәре яңа буынның хәтерендә калачак. 

Кама Тамагы районы хәрби комиссары Александр Мещанов, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар һәм җыелган халык алдында чыгыш ясады. Александр Васильевич бу җитди датаның барлык әфганчылар өчен бик кадерле булуын әйтте, Әфганстанда хезмәт иткән кешеләрнең чын сугыш күрүләрен, аларның хәрби бурычларын үтәвен һәм бүләкләр белән билгеләп үтелүен ассызыклады. Ә тау рәсеме төшерелгән һәйкәл якташларыбызның сугышчан гамәлләре һәм батырлыклары турында һәрвакыт искә төшереп торачак. Александр Мещанов монументны ясауда һәм аны урнаштыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Һәйкәлне ачу тантанасында аның авторы Владимир Волков та катнашты, ул: «Мин үзем дә Әфган сугышында катнаштым, шуңа күрә минем өчен дә бу бик мөһим дата. Безнең команданың эше уңай бәяләнер дип өметләнәбез”, - диде. Плитәдә Әфганстан таулары түбәсе һәм «сугышчы-интернационалист» билгесе сурәтләнгән, ил чикләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар барысы да бу билге белән бүләкләнгән.

Авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы чакыруы буенча тантаналы чарада Әфганстанда чик буе гаскәрләрендә махсус бүлекчәдә хезмәт иткән Владимир Оленин да бар иде. Ул, җыелганнар алдында чыгыш ясаганда, изге бурычларын үтәгән якташларның батырлыгын мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр кую идеясен башка авыл җирлекләренең дә күтәреп алачагына өметләнүен белдерде.

Аннары сүз ветераннарга бирелде, алар сугыштан кайтмаган хезмәттәшләрен искә алдылар, һәм, әлбәттә инде, куелган монумент өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Балтачтан килгән Айсылу Галәветдинова 1984 елның 19 октябрендә яңгырлы көндә Марсны җирләргә алып кайтулары турында искә төшерде: «Яшь солдатның әнисе, якыннары өчен нинди авыр булганын хәтерлим...», - диде ул. Әфганчыларга мөрәҗәгать итеп, ул ел саен Марсның каберенә килүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ничек кенә булса да, сугыш – ул көч куллану. Совет гаскәрләренең Әфган сугышында катнашуы ни дәрәҗәдә кирәк булганы турында бәхәсләшергә дә була. Әмма боерык бирелгән, ә боерыкны үтәргә кирәк. Гомерләре яңа гына башланган яшь егетләр интернациональ бурычларын Әфганстан Демократик республикасында намус белән һәм батырларча үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев