Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караталда семинар

Районда традиция буенча агросәнәгать комплексы линиясе буенча чираттагы семинар узган шимбәдә үткәрелде, анда терлекчелек тармагын алып бару һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин катнашты. Бу юлы авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм аларның бүлекчә җитәкчеләре,...

Районда традиция буенча агросәнәгать комплексы линиясе буенча чираттагы семинар узган шимбәдә үткәрелде, анда терлекчелек тармагын алып бару һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
Семинар эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин катнашты. Бу юлы авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм аларның бүлекчә җитәкчеләре, белгечләренең район звеносы Ленин исемендәге хуҗалыкның Каратал бригадасы базасына җыелды. Алар терлекләрне кышлату, аларны асрау һәм ашату технологиясе белән танышты, биналарны карады, терлек азыгында каротин булдыру өчен ылыслы агачлар файдалануына игътибар итте. Хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гыймадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев аңлатмалар бирде.
Аннан соң авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларның язгы чәчүгә әзерлеге белән таныштылар. Йомгак ясаганда үз компетенциясендәге мәсьәләләр буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Госман Камалиев, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев, нәсел берләшмә җитәкчесе Исмәгыйль Гыймадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Фатыйхов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев