Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караталда истәлек билгесе ачылды

Быел авылда элек мәчет булган урында парк төзелде һәм территориясе төзекләндерелде.

ТР Дәүләт архивында Казиле-Каратал авылы мәхәлләсенең беренче тапкыр 1850 елда телгә алынуы турында мәгълүмат бар. Шунда ук мәхәлләдә 131 хуҗалык булуы, анда 805 кеше яшәве турында хәбәр ителә.

1880 елдан имам-хатыйп вазифаларын Ярулла Хәйбуллин башкарган. “Ярулла Хәйбуллин мәчет төзергә тәкъдим иткән һәм 1877 елда төзелешне башлаганнар. Ул мәчет янында кое казыган, авыл халкы бу коедан әле дә файдалана, ә имам мәчет каршындагы йортта яшәгән, - дип сөйләде җирлекнең ветераннар советы рәисе Мидхәт  Гыймадиев. – Мәчет 1936 елга кадәр гамәлдә булган. Аннары бу бинаны башка максатларда кулланганнар, тора-бара ул бөтенләй бушап калган. 1953 елда мәчетнең манарасын кисеп, аны авыл зиратына күчергәннәр, ул әле дә шунда тора”.

“Җирле халык тәкъдиме белән, аерым алганда, бу тәкъдим белән Мидхәт Гыймадиев һәм озак еллар мәчеттә имам булып торган Галимҗан Яруллин чыкты, территорияне төзекләндерергә булдык, - диде Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев. –  «Үзара салым» программасы буенча һәм авыл халкы җыйган акчага зур эш башкарылды. Владимир Волков җитәкчелегендәге “Мастер-Кам” төзелеш фирмасы әлеге территориядән бик күп чүп чыгарды, аннары участокны тигезләү өчен шактый күп күләмдә туфрак кайтартылды. Истәлек билгесе урнаштырылды, парк төзелде, алмагачлар һәм чәчәкләр утыртылды”.

Иске мәчет фундаментының фрагментлары да эшкә катнаштырылган. Алар янына мемориаль такта куелган, ә аңа элеккеге мәчетнең сурәте урнаштырылган. 

Бүгенге көндә авылда узган гасырның туксанынчы елларында төзелгән мәчет эшли. Аны башка урында төзегәннәр, бу вакытта биредә иске бина торган. Хәзер мәчеттәге гыйбадәтләрне Атабай мәчете имам-хатыйбы Җәүдәт Фәйзуллин үткәрә. Истәлек билгесе куелган парк узган ел әфганчы-сугышчылар хөрмәтенә ачылган һәйкәл территориясенә кушылган.

“Безнең төзелеш фирмасының әлеге җирлек проектларында күп тапкыр катнашканы бар, - диде Владимир Волков. – Бу урынның элек нинди ташландык хәлдә булуын хәзер күз алдына да китерүе авыр. Территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Элеккеге имам Галимҗан абыйга 84 яшь, шуңа да карамастан, ул идеяләрне чынга ашыруда актив катнашты, хәтта койма төзелешенә үзенең пенсия акчасын да бирде”.

Чарада район башлыгы Наил Вазыйхов һәм аның урынбасары Газинур Габидуллин, авыл халкы, район ветераннар советы рәисе Виталий Юманов катнашты. Парк ачылышыннан соң, имам-хатыйп Җәүдәт Фәйзуллин дога укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев