Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карамаллылар тормышы күпкырлы

9 августта Олы Карамалда Авыл көне үткәрелде. Иртәдән үк көн кояшлы, авыл өстенә талгын гына музыка агыла иде. Бәйрәмгә шушы авылда туып-үсеп, төрлек төбәкләрдә яшәүче барча халык: өлкәне дә, яше дә җыелды. Бәйрәмне җирлек башлыгы Эдуард Байдамшин ачты. Ул кыскача гына авыл тормышы белән таныштырды, авыл халкына төзекләндерүдә катнашулары өчен...

9 августта Олы Карамалда Авыл көне үткәрелде. Иртәдән үк көн кояшлы, авыл өстенә талгын гына музыка агыла иде. Бәйрәмгә шушы авылда туып-үсеп, төрлек төбәкләрдә яшәүче барча халык: өлкәне дә, яше дә җыелды.

Бәйрәмне җирлек башлыгы Эдуард Байдамшин ачты. Ул кыскача гына авыл тормышы белән таныштырды, авыл халкына төзекләндерүдә катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. Концерт программасын Фирдәвес Әскәрова һәм Гөлшат Мөхәммәтшина алып барды. Аннары сүз МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллинга бирелде. Авылдашларын бәйрәм белән МР якташлар советы рәисе Илсөяр Гарифуллина котлады. Шушы авылда туып-үскән, танылган шагыйрь Хәмит Вәлиди авылга туган авылына багышланган шигырьләрен укыды. Авыл имам-хатыйбы Миндил Мөхәммәтшин азан әйтте. Олыкарамаллылар тормышы күпкырлы: кемдер шигырь, кемдер көй яза, кемдер үз куллары белән искиткеч әйберләр ясый. Балачаклары сугыш чорына туры килүчеләрне искә алдылар, быел 50, 60, 70 яше тулган юбилярларны котладылар. Көндез башланган бәйрәм кичен генә тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев