Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кар явар алдыннан

3 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында видеоконференция режимында юл-транспорт комплексы оешмаларының кышкы чорга әзерлеге һәм республика юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган чираттагы комиссия утырышы булды. Республика территориясе кар белән көрәштә авыр һәм аеруча авыр районнар исәбенә керә, димәк кардан чистарту өчен барлык техника һәм ресурсларны мобилизацияләү мөһим, чөнки метеорологлар...

3 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында видеоконференция режимында юл-транспорт комплексы оешмаларының кышкы чорга әзерлеге һәм республика юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган чираттагы комиссия утырышы булды.

Республика территориясе кар белән көрәштә авыр һәм аеруча авыр районнар исәбенә керә, димәк кардан чистарту өчен барлык техника һәм ресурсларны мобилизацияләү мөһим, чөнки метеорологлар агымдагы кышта кар күп явачак дип вәгъдә итәләр.

Бүгенге көнгә 40 муниципаль район, шул исәптән безнең район да техниканың 100% әзер булуын белдерде, кышкы сезонга бозлавыкка каршы материаллар да кайтартылган. Әмма гидротехник корылмалар торышы мәсьәләсе актуаль булып кала. 5 район, алар арасында безнең район да бар, плотинасында суның биеклеге югары саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев