Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Камские зори» үзәгендә пицца пешерергә өйрәнделәр

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре “Пицца – табын патшабикәсе” дип аталган мастер-класс үткәрде. Анда «Камские зори» коммерцияле булмаган автоном оешмасында ял итүчеләр катнашты.

Арабызда кем пицца яратмый? Пиццаны һәркем ярата! Пицца – күңелле компаниянең аерылгысыз атрибуты. Мастер-класста аны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр пешерде.

Бу – вакытны күңелле үткәрү, аш-су серләренә өйрәнү, вак моториканы үстерү һәм фантазияне баету, иң матур һәм иң тәмле пицца пешерү буенча ярышу, командада һәм аерым эшләү мөмкинлеге.

Әлеге мастер-классның максаты:  техника куркынычсызлыгын һәм санитар нормаларны үтәп ризык әзерләү, шулай ук ризыкны бизәгәндә игътибарлылыкны һәм эстетик зәвыкны үстерү күнекмәләрен формалаштыру.

Шөгыль барышында үзәктә көндез ял итүчеләр пицца пешерү технологиясе һәм рецептурасы белән танышты, продуктларны экономияле кулланып, пөхтә һәм тиз эшләргә өйрәнде. Моннан тыш, һәр катнашучы уңай кичерешләр алды һәм тәмле пицца ашады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев