Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылыларның яртысыннан артыгы халык санын алуда катнашты

Татарстан Республикасы 2021 елгы халык санын алуны уздыру буенча Россия лидер-төбәкләре унлыгына керде.

Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көнендә Татарстанда миллионнан артык кеше исәпкә алынган, бу күрсәткеч буенча республика мондый нәтиҗәгә ирешкән РФ төбәкләре унлыгына кергән.

Татарстанстат билгеләп үткәнчә, авыр эпидемиологик хәлгә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64% ы, исәпкә алучыларның өйләренә килеп исәпкә алуның көндезге формасын сайлаган, шулай ук стационар участокларда һәм күп функцияле үзәкләрдә  исәпкә алганнар.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында халык саны буенча үзләре язучылар, шулай ук лидерлар арасында, ул ил төбәкләренең беренче җидесендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Халык санын алу өчен волонтерлар да җәлеп ителгән. Алар -16 яшьтән алып актив студентлар, мәктәп укучылары һәм  55 яшькә кадәрге өлкәннәр.

Кама Тамагында ирекле нигездә 4 волонтер эшли, бу хакта безгә район статистика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рыжова сөйләде.

Алар исәпкә алучыларга күп функцияле үзәкләрдәге   стационар исәпкә алу участокларында булышалар, халык санын алу турындагы сорауларга җавап бирәләр.

Зөлфия Нәкыйп кызы 26 октябрьгә халыкның 52,3% ы (2021 елның 1 сентябренә халыкның якынча саныннан) исәпкә алу узганлыгын, шулардан 605 кеше (4,2%) дәүләт хезмәтләре порталында, 344 кеше (2,4%) стационар участокларда һәм күп функцияле үзәкләрдә, 6592 кешенең өйләренә барып (ягъни халыкның якынча саныннан 45,7%) исәпкә алынуын билгеләп үтте.

Бөтенроссия халык санын алу илдә 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Якынча нәтиҗәләр 2022 елның апрелендә, ә ахыргы нәтиҗәләр 2022 ел азагына кадәр ясалачак.

Зөлфия Рыжова район халкын халык санын алуда актив катнашырга чакыра.

Бөтенроссия халык санын алуда катнашу бик мөһим, дип язган идек инде, чөнки аның нәтиҗәләре яңа социаль программалар керткәндә исәпкә алыначак. Алдагы халык санын алу 2010 елда узды, ә яңа халык санын алу гаиләләрнең саны һәм тормыш шартлары турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу мәгълүматлар социаль программалар эшләү өчен кирәк.

Әйтик, Россиядә 2010 елгы халык санын алганнан соң ана капиталы кертелгән.

Халык санын алу Россия төбәкләрендә, шәһәрләрдә һәм авылларда социаль-икътисади процессларны бәяләргә һәм илнең үсешен планлаштырырга, халыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру өчен оператив рәвештә кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев