Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылыларны «Саумы, Казан!» әдәби хикәяләр конкурсында катнашырга чакыралар

Конкурсны гамәлгә куючы – Казан шәһәре мэриясе.

 

 

Конкурста гражданлыкка бәйсез рәвештә, РФ дәүләт телләрендә яза торган 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителә.

Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә:

- 18 яшьтән 35 яшькә кадәр;

- 35 яшьтән өлкәнрәкләр.

Һәр катнашучыдан бер генә әсәр кабул ителә.

 Конкурс 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә кадәр уздырыла.

Конкурсның игътибар үзәгендә: үзләрен казанлылар дип атаучы, Казан шәһәрендә яшәүче кешеләр; шәһәр тормышыннан тарихлар һәм урыннар.

Конкурс хикәяләре ирекле формада ике ысул белән кабул ителә:

  1. kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән җибәрергә;
  2. Instagram һәм VK социаль-челтәрләрендә, ачык аккаунтта #СаумыКазан, #ЗдравствуйКазань хэштеглары куеп урнаштырырга һәм текст башында конкурста катнашу турында язарга.

Эшләрне почтага җибәргәндә, гаризада (Кушымта) авторның Ф.И.О., яше, эш яисә уку урыны, яшәү адресы, телефоны, электрон адресы, шулай ук номинация, әсәрнең исеме, аны язу датасы турында белешмәләр күрсәтелүе шарт. Instagram социаль челтәренә урнаштырган очракта, түбәндәге сылтама буенча мәгълүмат тутырырга кирәк:  https://forms.gle/SXMB1wjoCUnjmGF77

 Конкурста катнашучы җибәргән әдәби әсәренең авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли.

Автор оештыру комитетына хәбәр итеп, үзенең конкурс эшен югарыда күрсәтелгән электрон почта адресы буенча кире кайтарырга мөмкин.

 Конкурста катнашучыларның эшләре рецензияләнми. Җибәрелгән әсәрләр исемлеге бастырылмый.

         5. Бәяләү критерийлары:

  • конкурсның тәкъдим ителгән тематикага һәм сайланган номинациягә туры килүе;
  • теманы ачуда, образлар тудыруда авторның сәнгать алымнарының оригинальлеге;
  • конкурсның барлык шартларына туры килүе.

 Һәр яшь категориясендә I, II, III урыннар буенча җиңүчеләр билгеләнә.

Конкурста җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә акчалата призлар тапшырыла:

I урын - 80 000 сум;

II урын - 50 000 сум;

III урын - 30 000 сум.

Бүләкләр арасында: махсус дипломнар, җиңүчеләрнең әсәрләрен бастырып чыгару.

 Нәтиҗәләр ясау 2021 елның 30 августында Казан шәһәре көнендә булачак.

 Конкурс йомгаклары буенча конкурс эшләре белән китап нәшер итү күздә тотыла.

.Конкурсны оештыручылар кызыксындыру бүләкләре бирергә хокуклы.

Гариза үрнәге

№ п/п

ФИО, эш яисә уку урыны

Номинация

Әсәрнең исеме, аны язу датасы

Яшәү адресы, телефоны, электрон адресы

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев