Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылылар үз тавышларын бирде

8 сентябрьдә районда яшәүчеләр тавыш бирүдә актив катнашты. Сайлауларга халыкның 94,2 проценты килде.

Сентябрьнең бу җылы һәм коры көнендә күпләр шәхси эшләре белән шөгыльләнергә планлаштырды, күбесенең балалары, кунаклары кайтты. Әмма район халкы беренче эш итеп сайлау участокларына килде һәм шуннан соң гына үз эшләренә тотынды. 

Шуңа күрә сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде.

Кама Тамагындагы 1650 нче участокка килгән сайлаучыларга ГТО нормативларын тапшырырга тәкъдим иттеләр. Спорт мәктәбе хезмәткәрләре һәм тренерлары Кама Тамагы мәктәбе ишегалдында спорт мәйданчыгы оештырды, һәм теләгән кеше ГТО нормативларын тапшырды.

«Кешеләр сайлауларга гаиләләре белән килде һәм күпләр, бигрәк тә яшьләр, безнең тәкъдимне кызыксынып кабул итте, – диде газетага спорт мәктәбе хезмәткәре Эльвина Фәхретдинова. - Ата-аналар гына түгел, балалар да озынлыкка сикерделәр, җирдән тартылдылар, бөгелделәр. Барысы да булдырды, биремнәрне яхшы үтәделәр».

Кама Тамагының 1647 нче сайлау участогына килүчеләрнең элеккеге милли киемнәрне киеп карау мөмкинлеге булды. Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре костюмнар күргәзмәсе оештырды һәм теләгән кеше беләзекләр белән генә түгел, уникаль жилетлар һәм баш киемнәре киеп фотога төште. Музейдагы милли кием оригиналь һәм күпләр камзул, түбәтәй һәм калфаклар тегелгән тукымаларны, аларның чигүле бизәкләрен кызыксынып карады.

Агымдагы ел төрле акцияләр һәм бәйгеләр уза торган Гаилә елы дип игълан ителде. ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне дә искәрмә булмады. Бу көнне сентябрьнең якты кояшы нурларын мул сипте, көн дә якташларыбызның елмаюыннан балкып торды, чөнки күпләр сайлауларга гаиләләре белән барды.

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов та участокка хатыны Татьяна белән килде. Алар үз тавышларын бирделәр һәм районда сайлау процессының барышы турында фикерләрен белдерделәр.

«Кама Тамагы халкы бик актив тавыш бирә, бу сөендерә, килүчеләр саны бик күп булыр дип уйлыйм, - диде Наил Альберт улы. - Иртән берничә участокны йөреп чыктым, һәркайсында сайлаулар яхшы бара, кешеләр күп килә». «Южная Околица» ТИҮ рәисе Татьяна Мозаффарова үз сайлау участогына оныкчыгы белән килгән иде. Әлеге ТИҮ республика конкурсында берничә тапкыр җиңүче һәм призер булды, ә быел беренче урынны алып, төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен 600 000 сум акчага ия булды. Бу акчалар микрорайон урамнарына вак таш җәю, триммер һәм аккумулятор, юбилярларга бүләкләр сатып алуга тотыла. Микрорайонның өлкән яшьтәге кешеләре махсус хәрби операциядәге мобилизацияләнгән егетләргә актив ярдәм күрсәтә. Алар яклаучыларыбызга кирәкле әйберләр һәм җиһазлар сатып алу өчен акча күчереп кенә калмыйлар, үз куллары белән җылы киемнәр бәйлиләр, маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре ясау өчен тәрәзә челтәрләре һәм калай банкалар тапшыралар. 

ТИҮнең төп бурычларының берсе – микрорайонны төзекләндерү, моның өчен даими рәвештә өмәләр үткәрелә. ТИҮ шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрендә дә актив катнаша. Сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары өчен ТИҮ советы «Идел таңнары» район газетасын яздыра, газета битләрендә микрорайонда яшәүче ветераннарның – балачаклары сугыш һәм сугыштан соңгы чорга туры килгән кешеләрнең тормыш тарихлары даими басыла…

8 сентябрь көнне дә Татьяна Валентиновна читтә калмады, үзенең генә түгел, якташларының һәм оныкчыгының да киләчәген сайлау өчен үз сайлау участогына килде.

Кама Тамагы бистәсендә яшәүче Резидә Әсхәдуллина сайлауларда һәрвакыт катнаша, бу юлы да ул кандидат һәм партия өчен тавыш бирергә килгән иде.

Безнең Резидә Илдус кызы турында берничә тапкыр язганыбыз булды, аның ике улы – Артур белән Айрат махсус хәрби операциядә штурм бригадаларында хезмәт итә. Икесе дә батырлыклары өчен күп тапкырлар хәрби бүләкләр белән билгеләнде.

Без Резидә Илдус кызы белән тавыш бирүдән соң аралаштык. Бүген Резидә Әсхәдуллина башкарган төп  бурыч – ярдәмгә мохтаҗларга булышу. Болар – махсус хәрби операциядәге солдатлар, чик буе өлкәләрендә яшәүчеләр һәм дошман бомбаларыннан зыян күрүчеләр. 

«Хәзер улларым элемтәгә сирәк чыгалар, хәл бик катлаулы, шуңа күрә яңалыкларны телевизор аша беләбез. Ә без исә көзге-кышкы чор өчен блиндаж шәмнәре ясыйбыз, маскировка челтәрләре үрәбез, юыну өчен коры җыелмалар, азык-төлек, йомшак утыргычлар сатып алабыз, носилкалар күп кирәк. Бу атна башында ук Донецкка посылкалар җибәрдек.
Атна саен Тенеш халкы җыйган посылкаларны Яшел Үзәнгә җибәрәбез, анда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен йөкләр туплана. Бер үк вакытта Курск өлкәсендә яшәүчеләр, госпитальләр өчен посылкалар җыябыз. Форсаттан файдаланып, сугышчыларның хатыннарына һәм әниләренә рәхмәтемне җиткерәсем килә, без нык булырга, ярдәм итәргә, дога кылырга һәм көтәргә тиеш».

Район авылларында да сайлаулар актив узды. Кешеләр участокларга гаиләләре белән килделәр, балалар биредә барган вакыйганы кызыксынып күзәттеләр, әти-әниләренә бюллетеньнәрне урналарга салырга бик теләп ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев