Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылылар матурлыкны үз куллары белән булдыра

Кама Тамагының Ленин урамындагы 116 нчы йорт яныннан сокланмый үтеп булмый.

Төрле сыннардан, чәчәк түтәлләреннән һәм төсле вак ташлардан торган ачык төсләрдәге композиция игътибарны җәлеп итә, барысын да җентекләп карыйсы килеп тора.

Йорт үзе дә гадәти булмаган декоратив штукатура белән бизәлгән, картина өчен урын да бар, фасадына урнаштырылган телевизион тәлинкәләргә кадәр буялган.

Әлбәттә, без дә болай гына үтеп китә алмадык һәм йорт хуҗасы белән аралашырга булдык.

Ринат Гыйльметдинов бу йортта 1997 елдан бирле яши, ул әти-әнисе белән Дүшәмбе шәһәреннән безнең районга күченгән.

Ринат иҗади һәм эшчән кеше, күршеләре аның турында шулай ди. Бакчаларында да идеаль тәртип һәм матурлык.

Ә йорт янында искиткеч фотозона барлыкка килгән, сыннар янында балалар туктала, барысын да тотып карыйлар һәм фотосурәткә төшәләр.

Ринат күптән түгел генә чәчәкләр гөлләмәсеннән һәм төсле вак ташлардан торган композицияне ясап бетергән.

Ул идеяләрне интернеттан алуы турында әйтте. Сыннарны ясар алдыннан башта аларны ясау буенча мастер-классларны караган. Вак ташларны чистарткан, аннары юган, төсләре озак саклансын өчен фасад буяулары белән буяган. Болар барысы да җиңел түгел, бу бик күп вакыт таләп итә торган эш.

"Моны һәркем эшли ала. Мин бары тик йорт янында матурлык булдырырга теләдем, кешеләрнең матур килеп чыга бит, ә мин кемнән ким, дип уйладым, - ди Ринат. -  Башкалар да миннән күреп кызыгып, моны ничек эшләп булуы турында сорыйлар, бирегә килеп фотога төшәләр, ә мин моңа шатланам гына. Алга таба да яңа сыннар ясарга планлаштырам, стенада рәсем ясар өчен урын әзер. Мин моны үзем өчен, тирә-якны матур итү өчен эшлим”.

Мондый матурлыкны игътибардан читтә калдырып узу чыннан да бик авыр.

Комаров урамында да матурлык яратучы кешеләр яши.

Тәнзилә Бикмуллина – пенсионер, ул бик тә чәчәкләр ярата.

- Фатирымның тәрәзәләре бу якка карый, чәчәкләргә карагач, бакча рәшәткәләренең буявы уңган булуы күренә. Менә чәчәкләр матуррак күренсен өчен бераз буяп куям әле.

- Сез чәчәкләр белән үзегез генә шөгыльләнәсезме?

- Юк, күршеләр дә ярдәм итә. Икенче каттан Ибалаков бүген түр бакчадагы барлык чүп үләннәрен чапты. Матурлык булдырасы килә...

Янәшәдәге 4 нче йорт янында үсеп утырган төрле төстәге лилияләр, розалар, дельфиниум, вербейник, флокслар, гортензияләр һәм башка чәчәкләр бу йортка керү юлын бизәп тора.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Комаров урамының күп фатирлы 9б йорты алдына чәчәкләр утыртып, аларны карап торучы өлкән яшьтәге кеше турында пост чыккан иде. Газетабыз Киров урамында яшәүче Разиннар гаиләсе турында язды, биредә йорт алды иртә яздан көзгә кадәр чәчәккә күмелеп утыра.  Совет урамында Надежда Кудинаның йорты каршындагы территория инде бер ел үзенә игътибарны җәлеп итә.

Ә сез кем турында сөйли аласыз, кадерле укучыларыбыз? Безнең электрон почтага языгыз яки 2-12-83 телефонына шалтыратыгыз, матурлык булдыручы күршеләрегез яки танышларыгыз яисә таныш булмаган кешеләр турында сөйләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев