Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылыларына ноябрь бәйрәмнәре нәрсәне аңлата

Россиядә 4 ноябрьдә һәм 6 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге, ТР Конституциясе көннәре алдыннан "Идел таңнары" ("Волжские зори») газетасы хәбәрчеләре бу бәйрәмнәр нәрсәне аңлата һәм сезнең фикерегезчә безнең җәмгыять өчен алар нинди әһәмияткә ия, дигән сорау белән районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте. Юлия Соколова, башлангыч сыйныфлар укытучысы: "2005 елдан башлап Россиядә...

Россиядә 4 ноябрьдә һәм 6 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге, ТР Конституциясе көннәре алдыннан "Идел таңнары" ("Волжские зори») газетасы хәбәрчеләре бу бәйрәмнәр нәрсәне аңлата һәм сезнең фикерегезчә безнең җәмгыять өчен алар нинди әһәмияткә ия, дигән сорау белән районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

Юлия Соколова, башлангыч сыйныфлар укытучысы:
"2005 елдан башлап Россиядә 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне тарихы ерак 1612 елга Пожарский һәм Минин халык ополчениеләренә барып тоташа. Бу бәйрәм минем өчен яңа һәм төрле хисләр уята.
Без балачакта әти-әниләр белән дә, мәктәптә дә, аннан соң институтта һәм эштә 7 ноябрь - Октябрь революциясе бәйрәмен билгеләп үтә идек. Аны онытып булмый. Минемчә, Халыклар бердәмлеге көне бүген аеруча көнүзәк. Һәркайсыбыз үзенең кече Ватанына, яшәгән, эшләгән, укыган һәм балалар үстергән урынына бәйле. Бу көн милләтара һәм конфессияара толерантлык турында уйларга сәбәп булып тора, безнең барыбызның да бер ил гражданнары булуыбызны искәртә, без бергә булганда гына зур көчкә ия».
Гөлназ Яруллина, «Идел таңнары» газетасы тәрҗемәчесе.
"Безнең республикада төрле халык вәкилләре яши. Халыклар бердәмлеге җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә. Үзара дус, ярдәмләшеп гомер итәбез. Әлеге дуслыкның тамырлары бик тирәнгә барып тоташа, алар нык булганда, тормышларыбыз имин булыр һәм илебездә тынычлык хөкем сөрер. Безнең өчен бу бик зур әһәмияткә ия бәйрәм. Конституциябез бар икән, димәк, кануннарыбыз бар. Аларның үтәлүе безнең көндәлек яшәешебезгә бик нык бәйләнгән һәм республикабызның алга таба үсүе, тормыш сыйфаты арту да алардан башка мөмкин түгел".
Владимир Сороковнин, Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары.
"Халыклар бердәмлеге көне - Россиядә бердәм дәүләт буламы яки юкмы дигән сорау килеп туган вакытны - 1612 ел вакыйгаларын искә алу бәйрәме. Болгавыр елларда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский гражданнар җәмгыятен берләшергә һәм бердәм булырга өнди.
Бу Россия халкы өчен изге, бердәмлеккә чакыручы бәйрәм, чөнки бердәмлектә көч. Ә Татарстан Республикасы Конституциясе көне - һәркем өчен дә әһәмиятле. Конституция - без яшәгән республиканың төп законы. Ул безгә бурычлар һәм хокуклар билгели. Халыкның иминлеге, аларның хакимияткә ышанычы без үз эшебезне никадәр төгәл һәм намуслы башкаруыбызга бәйле».
Рөстәм Хәлилов, "Благоустройство"ООО: "Мин ноябрь бәйрәмнәре- Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкмен. Тарихка хөрмәт белән карарга кирәк. Миңа элеккеге 7 ноябрь бәйрәме дә якынрак тоела. Элек бу көнне һәрчак демонстрациягә чыга идек. Кулда - чәчәкләр һәм шарлар, бик күңелле була иде. Хәзер шул чакларны сагынам. Ә Конституциягә килсәк - ул кеше хокукларын яклаучы төп документ. Без шунда язылган кануннар буенча яшибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев