Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылыларга орлыкны ничек сайларга?

Февраль башында тәрәзәләргә кояш нурлары төшә башлый. Бу һәркемне сөендерә. Ә бакчачы үзенчәлекле кеше. Бу минутларда аның башында шундук хисләр өермәсе кузгала: үткән җәйге сезонны искә төшереп, тизрәк орлыклар сатып алу теләге туа. Нинди сорт кирәклеген төгәл билгеләргә кирәк, аннары каталог буенча сорт яки гибрид сайларга була. Сортны үстерү шартларын...

Февраль башында тәрәзәләргә кояш нурлары төшә башлый. Бу һәркемне сөендерә. Ә бакчачы үзенчәлекле кеше. Бу минутларда аның башында шундук хисләр өермәсе кузгала: үткән җәйге сезонны искә төшереп, тизрәк орлыклар сатып алу теләге туа.


Нинди сорт кирәклеген төгәл билгеләргә кирәк, аннары каталог буенча сорт яки гибрид сайларга була. Сортны үстерү шартларын (ачык яки ябык грунт, теплица һ.б) һәм үстерү максатларын (консервлау, шунда ук куллану, саклау) исәпкә алып сайлау мөһим. Орлыклар сайлаганда намуслылыкларында шигегез булмаган фирмаларныкын сайлагыз. Алга таба орлыкларның төргәгенә игътибар итегез. Орлыклар салынган һәр пакетта культураның, сорт яки гибридның исеме; җитештерүченең адресы, телефоны, партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты; орлыкларның граммнарда авырлыклары яки аларның саны күрсәтелергә тиеш. Орлык сатып алганда сезгә әлеге орлык партиясенең шытымы һәм яраклылык вакыты күрсәтелгән орлыкка булган документ (таныклык) таләп итү мөһим. Документның срогы чыккан очракта орлыкларның чәчүлек сыйфаты тикшерелергә тиеш. Бу кирәкле документлар барысы да стенада пыяла астында ирекле кулланылышта түгел. Биредә шулай ук сәүдә хисабы - һәр сатып алучы да сатучыдан әлеге документларны сорарга батырчылык итми, моңа тәвәккәллек кирәк. Шуңа күрә без үзебезне алдарга юл куябыз.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсе орлыклар сатканда авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлык закон таләпләре үтәүдә күзәтчелекне арттыра, орлыклар сатылучы сәүдә нокталарына рейд тикшерүләре уздырачак. Таләп ителүче документларны күрсәтмәгән очракта яки пакетларда билгесез, шикле орлыклар, анда чүп үләннәре, бөҗәкләр, черек, катнашмалар булган очркта Россельхознадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адрес: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе, телефон/ факс: 8(843) 277-68-29 яки Интернет-кабул итү аша Shn.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев