Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылылар пенсия билгеләү турында гаризаны “Шәхси кабинет” аша бирә алалар

Кама Тамагы районында яшәүче 27 кеше пенсия билгеләү, шулай ук пенсия китерүне сайлау турында гаризаны район Пенсия фонды идарәсенә бармыйча - ПФР сайтында "Иминләнгән затларның шәхси кабинеты" аша да бирү мөмкинлегеннән файдаланган. Татарстан Республикасы - илебездә шушы электрон сервисны беренчеләрдән булып керткән төбәкләрнең берсе. Электрон формада бирелгән гариза автомат рәвештә...

Кама Тамагы районында яшәүче 27 кеше пенсия билгеләү, шулай ук пенсия китерүне сайлау турында гаризаны район Пенсия фонды идарәсенә бармыйча - ПФР сайтында "Иминләнгән затларның шәхси кабинеты" аша да бирү мөмкинлегеннән файдаланган.

Татарстан Республикасы - илебездә шушы электрон сервисны беренчеләрдән булып керткән төбәкләрнең берсе. Электрон формада бирелгән гариза автомат рәвештә Кама Тамагы районы буенча Пенсия фонды идарәсендә теркәлә. Шул ук вакытта гражданинның "Шәхси кабинеты"на теркәлүдән башлап, карар чыгаруга кадәр аның гаризасы каралуның барлык этаплары турында хәбәр җибәрелә. "Иминләшкән затның шәхси кабинеты" аша пенсия билгеләүгә гариза гына биреп калмыйча, үзенең пенсия хокукларың турында тулы мәгълүмат алырга, пенсиягә киткәнче булачак пенсияңне белергә, шулай ук мәҗбүри пенсия фондына эш бирүче күчергән взносларны контрольдә тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев