Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылылар наркомания кисәтү өлкәсендә фәнни һәм студентлар эшләренең Бөтенроссия олимпиадасы республика этабында катнаша ала

Наркомания һәм наркоҗинаятьчелекне кисәтү өлкәсендә студентлар һәм фәнни эшләр олимпиадасы яшьләрнең иҗади сәләтен, фәнни-тикшерү эшчәнлегенә кызыксынуны ачыклау һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау максатларында агымдагы елның 1 ноябреннән 20 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәт идарәсе наркомания һәм наркоҗинаятьчелекне кисәтү өлкәсендә фәнни...

Наркомания һәм наркоҗинаятьчелекне кисәтү өлкәсендә студентлар һәм фәнни эшләр олимпиадасы яшьләрнең иҗади сәләтен, фәнни-тикшерү эшчәнлегенә кызыксынуны ачыклау һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау максатларында агымдагы елның 1 ноябреннән 20 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәт идарәсе наркомания һәм наркоҗинаятьчелекне кисәтү өлкәсендә фәнни һәм студентлар эшләренең еллык Бөтенроссия олимпиадасы республика этабын үткәрә.


Олимпиада үз эченә 4 номинацияне ала:

- Наркомания һәм наркоҗинаятьләрне кисәтүнең нигезе һәм эчтәлеге.

- Мәгариф мохитендә наркоманияне кисәтү.

- Халык арасында наркотикларга каршы тискәре караш формалаштыруда дәүләт һәм җәмгыять хезмәттәшлеге.

Фәнни эшләр Бөтенроссия олимпиадасы республика этабы турында положение ТР буенча Россия УФСКН сайты "Профилактика / наркотикларга каршы конкурслар" бүлегендә табарга мөмкин.

Эшләр 2015 елның 20 декабренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев