Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында уңайлы мохит буенча эксперт булачак

2022 елның 29 маеннан 3 июненә кадәр Мәскәүдә «Һәркем өчен уңайлы дөнья» ирекле сертификацияләү системасын укыту программасының каршылыксыз мохит булдыру өлкәсендә белгеч-экспертлар әзерләү буенча төбәкара семинар узган иде.

Анда инвалидлар җәмгыятенең Кама Тамагы районы оешмасы рәисе Светлана Никаншина катнашты.

Светлана Викторовна семинарга уңайлы мохит өлкәсендә үз белемнәрен арттыру максатында барды.

- Бүген минем кулымда укуны узу турында сертификат бар, тиздән тест нәтиҗәләре билгеле булачак. Аны узган очракта мин уңайлы мохит буенча эксперт  таныклыгын  алачакмын, - ди Светлана Никаншина. – Әлегә мин бары тик комиссия составында гына инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен биналарны паспортлаштыра алам. Сүз уңаеннан, биналарны паспортлаштыру хезмәте түләүле. Мин үзебезнең район инвалидлар җәмгыятеннән эшли алам.

Семинарда Светлана аз мобильле гражданнарга өлкән яшьтәге, йөкле һәм коляскада утырган кешеләрне генә түгел, хәтта биек үкчәле аяк киеме кигән хатын-кызларны да кертүләрен белгән.

- Укыту программасы бик эчтәлекле, кызыклы булды, - дип дәвам итте Светлана Викторовна. - Мин уңайлы мохит өлкәсенә караган законнар, кагыйдәләр җыелмасы турында күп кенә яңа белемнәр алдым. Ул тәэмин ителә торган ГОСТларны өйрәндем. Мәсәлән, металл эзләгечләр белән җиһазландырылган керү йөрү юлларында коляскалы һәм кардиостимуляторлы кешеләр өчен махсус маркировка ясалырга тиеш. Кардиостимуляторлы кешеләргә металл эзләү рамкасы аша үтү катгый тыела, чөнки бу гомерләре өчен куркыныч. Алар өчен аерым керү юлы тәэмин ителергә тиеш.

Семинарда мин шулай ук сукыр кешеләрнең дүрт аяклы ярдәмчеләре белән сәламәтлек саклау һәм җәмәгать туклануы учреждениеләренә керү хокукына ия булуларын белдем. Этләрне хастаханәгә генә кертеп калмыйча, хуҗасы медицина хезмәте алганда көтеп торыр өчен аерым урын да оештырылырга тиеш. Бүгенге көндә сукырларны йөртүче этнең бәясе 1 миллион сумга җитә. Тик уку вакытында мин мондый ярдәмчеләрнең күз күреме буенча I төркем инвалидларга бушлай бирелергә тиешлеген белдем. Этне алу өчен яшәү урыны буенча медик-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Без күп нәрсәне белмибез икән. Хәзер бинага килгәч, ничек итеп уңайлы мохит оештырылганга игътибар итәм.Әйтик, безнең районда төрле төркем инвалидлар өчен беркайда да керү юлында маркировкалар юк диярлек.

 Әмма уңайлы мохит буенча эксперт буларак, мин паспортлаштыру узачак бинадагы хаталарны күрсәтә алам һәм шул рәвешле, кешеләрнең сәламәтлек мөмкинлекләренә карамастан, безнең район һәркем өчен уңайлы була алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев