Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында суперсервис эшли башлады

Сентябрь аенда безнең районда «Бала туу» суперсервисы уңышлы кулланыла башлады.

Бу уңайдан ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина газетабызга эксклюзив интервью бирде.

– Гөлшат Рәдифовна, барыннан да элек, сорауларыбызга җавап бирү өчен вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт. Кама Тамагы муниципаль районында һәм тулаем республика буенча электрон сервисларны гамәлгә кертүгә бәйле хәлләр торышы ничек?

– Безнең илдә яңа цифрлы проект – «Бала туу» суперсервисы гамәлгә ашырыла, ул ЗАГС органына бармыйча гына дистанцион рәвештә теркәү чаралары башкару мөмкинлеге бирә. Бер ел эчендә бу хезмәттән 5000 гә якын татарстанлы файдаланды! Ә сентябрьдә аларга Кама Тамагында яшәүчеләр дә кушылды. Районның ЗАГС бүлеге тарафыннан бала туу турындагы ике акт язмасын беренче тапкыр суперсервис аша  теркәлде. Район халкы аны куллану уңайлылыгын бәяләр дип өметләнәбез.

Ананың бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына бала тууы турында электрон медицина таныклыгы килә, ул тиешле гаризаны тутыра, балага исем сайлый, электрон медицина таныклыгын беркетә һәм әлеге документлар комплектын ире – бала әтисенең шәхси кабинетына җибәрә. Баланың әтисе мәгълүматны раслый һәм аларны янә электрон рәвештә ЗАГС органына җибәрә, анда документ бер тәүлек эчендә теркәлә.  Шуннан соң туу турындагы мәгълүмат киң форматлы рассылка режимында ананың шәхси кабинетына, шулай ук Федераль салым хезмәтенә (аның территориаль органына), пенсия һәм социаль иминият фондына, Мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм законнарда билгеләнгән башка ведомстволарга килә.

Нәтиҗәдә яңа туган балага проактив режимда, ягъни өстәмә гаризаларсыз ана (гаилә) капиталы билгеләнә, автомат рәвештә СНИЛС һәм ИНН рәсмиләштерелә. Тиешле электрон документлар ананың бердәм дәүләт порталындагы шәхси кабинетына килә.

– Димәк, ЗАГС белән үзара бәйләнешне бала тудыру йортында ук башларга мөмкинме?

– Әйе, үзара бәйләнешне хәтта бала туганчы ук башларга мөмкин! ЗАГСның бердәм дәүләт реестры порталында булачак ата-аналарга бала исеме сайларга ярдәм итә торган яңа интерактив сервис эшли башлады. Сайлап алу 2018 елның 1 октябреннән ЗАГС реестрында теркәлгән биш мең реаль баланың уникаль  исемнәре нигезендә формалаштырылган.

– Татарстанлылар арасында тагын нинди электрон хезмәтләр популяр?

– Иң популяр хезмәт булып никахлашу өчен электрон гариза тапшыру кала. Әлеге сервистан хәзер Татарстанда яшәүче яшь парларның 73% тан артыгы файдалана. Кама Тамагы районы буенча бу күрсәткеч 41% тәшкил итә. Электрон гариза бирү вакытны экономияләргә, никахны теркәү өчен буш вакыт слотын мөстәкыйль  сайларга һәм ЗАГСка билгеләнгән көнне шәхесне раслый торган документларның оригиналы белән килергә ярдәм итә. Сүз уңаеннан, Кама Тамагында 2023 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча никахлашучылар саны 17% ка арткан. Ә Татарстан Идел буе федераль округында никахлар саны буенча абсолют лидер булып тора.

– Гөлшат Рәдифовна, интервью өчен зур рәхмәт. Район халкы электрон хезмәтләрдән активрак файдаланыр, вакытларын экономияләр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев