Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында педагогларның Бөтенроссия туристик слеты уза

Педагогларны ТР мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов, республика Профсоюз оешмасы җитәкчесе Ирина Проценко һәм аңа кадәр эшләгән Юрий Прохоров сәламләде.

Мәйданда Россиянең төрле почмакларыннан 40 лап команда палаткалар урнаштырды. Бу спорт туризмы белән мавыккан һәм әлеге спорт төренә балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итүче өстәмә белем бирү педагоглары. Кайберәүләр белән без беренче көнне таныша алдык.

Ростов өлкәсен Усть-Донецк, Неклидово районы һәм Таганрогтан өч команда тәкъдим итә. 12 кеше Чувашстаннан килгән.

Яшел Үзән командасы 1975 елдан бирле туристик слетларда катнаша. Хәрәкәткә нигез салучы Валентин Пичугин бүген дә үз командасын алып килгән.

Яшел үзәнлеләр фикеренчә, аларның көчле ягы-җирлектә ориентлашу.

Казан данын берничә команда яклый. Шуларның берсе-башкаланың Яңа Савин районы командасы. Команда белән Рафаэль Фазлыев җитәкчелек итә, бу аның беренче генә турслеты түгел һәм ул бик күп ярышларда катнашкан. Команда җәяүлеләр һәм су туризмында көчле, дөрес, бу юлы суда ярышлары булмаячак.

Әлеге команда составында чын турслетлар аксакалы-1979 елда узган икенче Бөтенроссия слетында катнашучы Илдар Җамалетдинов бар.

-Ул слет Кабарда-Балкарда узды. Бу минем тормышымны билгели торган онытылмаслык чара иде.

Илдар Вәлиулла улы төньяк полюска походта катнашкан, күп тапкырлар ярышлар призеры булган.

Турслетның тагын бер өлкән катнашучысы  Дания Сафина Сөйки мәктәбе педагогы Аркадий Песковка бик зур сәламен җиткерде, ул да үз вакытында балалар белән туризм белән шөгыльләнгән һәм хезмәттәшләрендә үзе турында җылы хатирәләр калдырган.

Пенза командасында - 6 кеше. Ләкин палатка янында без Дмитрий белән Ильяны гына очраттык.

- Бу минем өченче турслетым, - ди Дмитрий. - Миңа күбрәк иҗади бәйгеләр, гитара астында башкарылган җырлар, дустанә атмосфера ошый.

Зур команданы Казанның Мәскәү һәм Киров районнары җыйган. Биредә тәҗрибәле спортчылар гына түгел, ә туристларның тулы бер династияләре бар. Монда  гаиләләр барлыкка килгән һәм балалар туган, алар үз чиратында,  әти-әниләре белән бергә походларга йөргән, ярышларда катнашкан, профессионал туристлар булып,  Бөтенроссия гына түгел, ә халыкара ярышларда да җиңү яулаганнар. Мәсәлән, Елена Сабированың бу бишенче слеты.

Ә Бөгелмә командасында халыкара җиңүләр белән түгел, ә укучыларны колачлау белән горурланалар.

- Шәһәрнең спорт туризмы секцияләрендә 1715 бала шөгыльләнә, - дип хәбәр итте команда җитәкчесе һәм Бөгелмә өстәмә белем бирү спорт туризмы берләшмәсе директоры Альберт Вәлитов. - Безнең бурыч -массалылык, без шуңа ирешергә тырышабыз да. Безнең спортчылар җәяүле, велосипед һәм чаңгы туризмында көчле. Ә турслетта шәһәр 1989 елдан бирле катнаша.

Үз канатлары белән берьюлы берничә палатканы япкан киң чаршау астында Дагестан командасы урнашкан. Моны алдан ук әйтү кыен булмады - мәйдан уртасында кара чикмән эленгән иде.

- Без дүртенче тапкыр слетта катнашабыз, "161+" категориясендә узабыз. Бу безнең команданың җыелма яше.

Алда әле бик күп туристик тукталышлар бар, ләкин алып баручылар барысын да турслетны ачу тантанасы булган мәйданга чакырды.

Ел саен район Сабан туе уза торган мәйдан периметрында үз республикалары һәм өлкәләре флаглары белән командалар торды. Алып баручы аларны санап чыкты, әмма бу зур исемлек тә тулы булмаган. Һәр команда бүләккә чәк-чәк тартмасы алды. Республика һәм җирле артистлар слетта катнашучыларны матур биюләр һәм күңелле җырлар белән сәламләделәр.

Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә Россия һәм Татарстан флагларын мәйдан өстендә туристик хәрәкәт активистлары Андрей Рубинский һәм Владимир Омельченко күтәрде.

Аннары сүз Андрей Поминовка, район башлыгы Наил Вазыховка, ТР мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары җитәкчеләренә, ярышларның баш хөкемдары Наталья Грушевскаяга бирелде.

Тантаналы өлештән соң беренче иҗади бәйге узды. Карамалка өстендә җырлар төнгә кадәр тынмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев